Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында Мәскәү кредит банкы белән партнерлык финансларын үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар

2025 елның 20 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов МКБ (Мәскәү кредит банкы) вәкилләре белән партнерлык финансларын үстерү мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу үткәрде.
 
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм МКБ арасында хезмәттәшлек турындагы Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында узды. Яклар дәүләт катнашында республиканы үстерү проектларын финанслау перспективалары һәм яңа банк продуктын – «Татарстан Республикасын үстерү проектларын финанслау»ны тестлаштыру бурычлары, шулай ук, республика тәҗрибәсен исәпкә алып, ислам кыйммәтләренә бирелгән максатчан аудитория өчен яңа ваклап сату продуктын базарга чыгару перспективалары турында фикер алыштылар.
 
2025 елның 15 гыйнварында Мәскәү кредит банкы 417-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә партнерлык финанслары буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус җайга салуны билгеләү буенча экспериментта катнашучылар реестрына кертелде.
 
Очрашуда шулай ук Азиянең дустанә илләреннән инвестицияләр җәлеп итү мөмкинлекләренә һәм республиканың релевант тәҗрибәсенә бәйле мәсьәләләр каралды.
 
Очрашу озак вакытлы һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүдә ике якның да кызыксынуын раслады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International