«Яңа технологияләр геройлары» социаль проектына гаризалар кабул ителә башлады

2025 елның 19 марты, чәршәмбе

Проект кысаларында МХО ветераннары, шулай ук МХО катнашучыларның гаилә әгъзалары Россиянең эре компанияләренең дистанцион хезмәткәрләре була ала.
Алар шулай ук заманча һәм кирәкле IT-һөнәрләргә бушлай белем алу мөмкинлегенә ия, бу дистанцион мәшгульлекне тәэмин итүгә ярдәм итәчәк.

Проект тулысынча онлайн-эш форматын тәкъдим итә, анда барлык процесслар — әңгәмәдән алып эшкә һәм түләүгә кадәр — интернет аша бара. Бу ветераннарга үз йортларыннан Россиянең теләсә кайсы ноктасында хезмәт итәргә мөмкинлек бирә. Мондый формат коляскаларда йөрүчеләр яки сыгылмалы графикка мохтаҗлар өчен аеруча туры килә.

Проектның төп максаты  –  бөтен Россия буенча кече торак пунктларда ветераннар өчен эш урыннары җитмәү проблемасын нәтиҗәле хәл итү юлын булдыру. Якын арада проектка бөтен ил буенча тагын да күбрәк эш бирүчеләрне җәлеп итү планлаштырыла.
Проект «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды ярдәме һәм координациясе белән гамәлгә ашырыла.

Инде хәзер үк МХО ветераннары, шулай ук МХО катнашучыларның гаилә әгъзалары мөстәкыйль рәвештә, сайтта гариза тутырып, «Яңа технологияләр геройлары» проектында катнаша ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International