Татарстанда коррупциягә каршы мониторингка йомгак ясалды

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда коррупциягә каршы мониторингка йомгак ясалды

Бүген Казанда Татарстан Республикасы хакимият органнарының коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре турында брифинг узды.

Матбугат конференциясе барышында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары — Социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов республикада уздырыла торган коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәт стратегиясе турында» Указы расланганнан соң, 2005 елдан бирле Татарстан Республикасында дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше булып коррупциягә каршы көрәш тора. Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла, аның төп юнәлешләренең берсе – мониторинг тикшеренүләре ярдәмендә коррупция торышын бәяләү.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, республикада коррупциягә каршы нәтиҗәле көрәш өчен комплекслы алым кулланыла, ул коррупция торышын даими күзәтү, анализлау һәм бәяләүне, шулай ук аны кисәтү һәм булдырмау буенча күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген үз эченә ала.

Роман Әмирханов сүзләренчә, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы мониторинг төрле мәгълүмат чыганакларын куллануга нигезләнгән, шул исәптән:

- халык һәм эшкуарлар арасында социологик сораштырулар;

- дәүләт һәм ведомство статистикасына анализ;

- җинаять һәм административ хокук бозуларны өйрәнү;

- гражданнар мөрәҗәгатьләрен һәм массакүләм мәгълүмат чараларындагы мәкаләләрне анализлау;

- норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза.

Министр урынбасары 2005 елдан бирле үткәрелә торган социологик тикшеренүләр нәтиҗәләренә аерым игътибар бирде. 2024 елгы сораштыру мәгълүматларына караганда, коррупция колачлау (коррупция белән очрашкан респондентлар өлеше) 9,6% тәшкил иткән, бу 2010 ел күрсәткеченнән 2 тапкырга кимрәк (21,2%).

Кайбер төп күрсәткечләр буенча уңай динамика күзәтелә:

- гражданнарның коррупциячел мөнәсәбәтләргә керергә әзерлеге кимү (2014 елда 64,7% тан 2024 елда 41% ка кадәр);

- Сораштыруда катнашучыларның 72,3% ы коррупциягә каршы көрәш чаралары турында хәбәрдар, ә респондентларның 79,6% ы коррупциягә каршы чаралар коррупция дәрәҗәсен киметергә мөмкин дип саный.

«Социологик сораштыру күрсәткечләре буенча уңай динамика Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган дәүләт коррупциягә каршы сәясәтенең нәтиҗәлелеген күрсәтә. Алга таба үсеш өчен профилактик эшне дәвам итәргә кирәк, шул исәптән үсеп килүче буын белән дә, һәм халыкның коррупциягә каршы көрәш өлешендә грамоталылык дәрәҗәсен күтәрергә кирәк», – дип ассызыклады Роман Әмирханов.

Брифинг нәтиҗәләре буенча министр урынбасары билгеләп үткәнчә, төп бурыч гражданнарның дөньяга карашын үзгәртү, коррупция ситуациясенә керү фикере кабул ителмәслек культура формалаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International