Чара «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла һәм КУЭ субъектларын сату базарларын киңәйтүгә, эре заказчылар белән хезмәттәшлекне җайга салуга юнәлдерелгән.
Чара кысаларында сәүдә челтәрен үстерү юнәлешләре һәм хезмәттәшлек буенча тәкъдимнәр яңгырады.
Хәзерге вакытта «Лемана ПРО» яңа «Хезмәтләр» проекты кысаларында товарларның яңа категорияләре белән тәэмин итүчеләрне һәм башкаручыларны эзли.
Шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектларын да кертеп, сатып алуларда потенциаль катнашучылар санын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Базарда катнашучыларны сатып алуларның гамәлдәге системасы, яңа проектлар, шулай ук тәэмин итүчеләр өчен мөһим үзгәрешләр белән таныштырдылар.
Тәэмин итүчеләр көне кысаларында «КУЭ» корпорациясе» АҖ кече һәм урта эшкуарлык субъектлары өчен мөмкин булган ярдәм чаралары, шул исәптән ташламалы кредитлар, яңа сату базарларын эзләү, ташламалы лизинг, «зонтик»лы поручительлекләр һәм башкалар турында яңгырады.
Пленар сессия тәмамланганнан соң предприятиеләрнең «Лемана ПРО» вәкилләре белән В2В турыдан-туры сөйләшүләр алып бару һәм Татарстан Республикасы җитештерүчеләренең күргәзмәсе белән танышу мөмкинлеге булды