Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов бүген Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штабның, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау һәм Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитетының күчмә утырышында хәбәр итте.
Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов төбәк Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында хәбәр итте.
«Тәэминатчы көне» эре предприятиеләрнең реаль сектордан КУЭ белән үзара хезмәттәшлеген үстерүгә юнәлдерелгән, беренче чиратта, сәнәгать парклары резидентлары үз нәтиҗәлелеген күрсәтте. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы башлыгы ведомствоның киң вәкиллекле йомгаклау утырышында сөйләде.
Сезне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында дәүләт ярдәме чаралары турында сораштыруда катнашырга чакырабыз.
1 февральдә тышкы базарларда агросәнәгать комплексы продукциясен сертификацияләүгә бәйле чыгымнар өлешен компенсацияләүгә юнәлдерелгән дәүләт ярдәме программасында катнашуга гаризалар кабул итү ачыла. Гариза бирү процессы «Минем экспорт» цифрлы платформасы аша башкарыла.
Россиядә «Бизнес өчен мөлкәт» сервисын кулланучылар саны беренче өч атнада 7 меңнән артып киткән, болар – юридик затлар, ШЭ, үзмәшгульләр. Яңа сервис платформаның шәхси кабинетыннан барлык дәрәҗәдәге мөлкәтне реаль вакыт режимында сайларга, аның турында тулы мәгълүмат алырга, техник һәм хокук билгеләүче документлар белән танышырга, хокук иясе белән элемтәгә керергә, аукционнарда катнашырга ярдәм итә.
РФ Хөкүмәте Россия Икътисадый үсеш министрлыгының статистика мәгълүматларын җыюга карашны үзгәртү юлы белән кече һәм микробизнеска хисап йөкләнешен киметү турындагы закон проектын хуплады. Хисаплылыкны тутыру вакыты елына берничә сәгатькә кадәр кимиячәк. Әлеге тәртип 2025 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк дип планлаштырыла.
Түбән Кама «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафоны маршрутында илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны исәпкә алып, республика казанышлары турында сөйләүче тагын бер нокта булды. Түбән Кама музыка көллияте бинасында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин катнашында панель дискуссия узды.
«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «Маркетологлар мәктәбе» бушлай мастер-класслар сериясен башлап җибәрә. Курс спикерлары клиентларны җәлеп итәргә һәм саклап калырга, табыш алырга ярдәм итүче алымнар җыелмасын бирәчәк.
Россия экспорт үзәге 2023 елда экспортка ярдәм итү төбәк үзәкләренең эшенә йомгак ясады һәм экспорт эшчәнлеген башлау өчен иң яхшы шартлар тудырылган төбәкләрне билгеләде. Татарстан Республикасы ТОП-10 исемлегенә керде.