Татарстан бизнес өчен дәүләт кредитлары күләмен арттыру буенча сынау проекты кысаларында илнең беренче регионы булды

2025 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

Пермь крае белән беррәттән, Татарстан Республикасы бизнесны дәүләт аша кредитлау күләмен арттыру буенча сынау проекты кысаларында беренче регионнар булды. Якындагы айларда проектка илнең башка төбәкләре дә кушылачак, бу исә финанс ярдәме чаралары белән колачлауны мөмкин кадәр киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Финанс ярдәме «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча гамәлгә ашырыла. 

Татарстан һәм Пермь крае эшкуарлары дәүләт микрофинанс оешмаларында (ГМФО) МСП.РФ цифрлы платформасы аша ташламалы ставкалар буенча займнар алырга мөмкин, аның операторы булып КУЭ корпорациясе тора. Пермь краенда җитештерү һәм авыл хуҗалыгы компанияләре, шулай ук кунакханә бизнесы өчен еллык 5% ставкасы буенча яңа җиһазлар сатып алу өчен 15 млн.сумга кадәр күләмдә инвестиция займнары алырга мөмкин. Татарстан бизнесы товар билгеләре, патентлар, программа тәэминаты залогы белән 4 елга кадәр срокка 15 млн сумга кадәр 7% ставка буенча займ алырга мөмкин. 

«Цифрлы платформа КУЭ үсешенең «бердәм тәрәзә» сыйфатында мөмкинлекләр пулын киңәйтә, бизнесның отышлы шартларда финанслардан файдалана алу дәрәҗәсен арттыра. Яңа проект элек гамәлдә булган 5 млн.сумлык займ суммасына чикләүне бетерә һәм масштаблырак проектларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлек бирә. Финанс ярдәмен онлайн режимда дистанцион рәвештә алырга мөмкин», – дип белдерде КУЭ корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич. 

Ул ассызыклаганча, Татарстан Республикасы һәм Пермь крае займ күләмен арттыру буенча сынау проекты кысаларында беренче регионнар булды. Якындагы айларда проектка илнең башка төбәкләре дә кушылачак, бу исә финанс ярдәме чаралары белән колачлауны мөмкин кадәр киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

«Микрофинанслауны сайлап алу һәм алу» сервисы МСП.РФ аша 2023 елның көзендә эшли башлады. 2024 ел нәтиҗәләре буенча 18 млрд сумнан артык 7,5 мең микрокредит бирелгән. Мондый займның уртача күләме 2,4 млн, кредитлауның уртача срогы — 2,6 ел, уртача үлчәүле ставка — 7,5%, бу банк кредитлары буенча процентлардан 2-3 тапкырга түбәнрәк. Гариза биргән вакыттан алып шартнамә төзүгә кадәр уртача срок 14 көн тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International