Гарантияле ярдәм аркасында Казаннан торба үткәргеч арматура җитештерүче компания үсешенә 30 млн.сум күләмендә заем финансларын җәлеп итә алды.
2011 елда оешкан «АЗ АТОМ» ҖЧҖ компаниясе «Химград» технополисы резиденты булып тора. Компаниянең төп эшчәнлек төре – ябу-җайга салу арматурасын җитештерү.
2023 елда Татарстан җитештерүчесе Инновацияләргә ярдәм фонды грантын алды, аның акчаларына җитештерелә торган продукция ассортиментын арттыру өчен җиһазлар сатып алынды.
Шул ук елда компания, җитештерүне үстерү максатларында, Татарстан Республикасы Гарантия фонды һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә кредит оешмасыннан 30 млн.сум займ финансларын җәлеп итә алды. Фонд компаниянең залог белән тәэмин ителеше булмаган очракта 15 млн.сумлык банк кредиты буенча поручитель булды.
Бүгенге көндә «АЗ АТОМ» ҖЧҖ кече технологик компания статусына ия, ул импортны алмаштыра торган продукциянең киң линейкасын җитештерә: төгәл көйләү басымын көйләгечләр, ябу–көйләү клапаннары, кисү клапаннары, сәнәгать һәм коммуналь билгеләнештәге торбаүткәргечләр өчен саклагыч клапаннар. Заводның үз җитештерү базасы, проект һәм конструкторлык бюросы, сынау стендлары һәм лабораториясе бар.
«Махсус кече технологик компанияләр өчен 2025 елда «Высокотех» ташламалы кредит федераль программасы эшләтеп җибәрелде, аның кысаларында компанияләр инвестиция һәм әйләнеш максатларына еллык 14% белән 1 млрд.сумга кадәр акча алырга мөмкин. Әлеге программаның вәкаләтле банкы булып безнең партнерларның берсе – МСП Банк тора. Кредит биргәндә залоглар җитмәсә, без килешү буенча поручитель була алабыз», - дип билгеләп үтте ТР Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәдшин.
Эшкуарларга ярдәм чаралары буенча җентекле консультацияне +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итеп алырга була: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 йорт.
Исегезгә төшерәбез, эшкуарларга ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.