ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

«Минем бизнес» үзәге социаль контракт алучылар өчен түләүсез укытуның 2 агымына гаризалар кабул итә. Укыту программасы 24-27 февральдә онлайн-форматта узачак.


18
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан яшьләр эшкуарлыгының «Создай Наше» федераль конкурсына кергән гаризалар саны буенча илнең ТОП-3 төбәге исемлегенә кергән.


17
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

2025 елның 20 февралендә «Россия экспорт үзәге» АҖ вәкилләре Татарстан эшкуарлары белән очрашу үткәрәчәк. Очрашуның темасы дәүләт ярдәме чаралары исәбенә республика эшкуарларының экспорт активлыгын стимуллаштыру булачак. 


14
февраль, 2025 ел
җомга

Бүген Минзәләдә Минзәлә муниципаль районы советының хисап сессиясе узды, аның барышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов төбәкнең эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында доклад белән чыгыш ясады.

«Фермерские островки» тәэминатчылары «Казан Агро»га продукция алып килделәр. Агросәнәгать комплексы казанышларының махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе Татарстан Республикасы башкаласында уза.

Бүген Ширәмәт авыл җирлегендә гражданнар белән очрашу узды, анда Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова, шулай ук Түбән Кама муниципаль районы администрациясе вәкилләре катнашты. Чара узган елга йомгак ясала һәм киләчәккә планнар турында фикер алышына торган еллык җыелышлар кысаларында узды.

2025 елның 13 февралендә Мәскәүдә «СТАТУС-ИНВЕСТ» платформасында Шейх Зәйед исемендәге фонд (Чечен Республикасы) һәм «АС САЛЯМ» компанияләр төркеме (Татарстан Республикасы) арасында 8 млн.сум күләмендә «цифрлы мөдәрәбә» продукты буенча төбәкара килешү гамәлгә ашырылды.

 


13
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «2024 елда Татарстан Республикасы Гарантия фондының эш йомгаклары һәм 2025 елга планнар турында» киңәшмәдә катнашты.

Бүген Казанда 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы эшкуарлыгын үстерүнең төп өстенлекләрен билгеләүгә, шулай ук төбәктә бизнес үсешенең агымдагы торышына күзәтүгә багышланган Стратегик сессия узды. Чарага кече һәм урта эшкуарлык, дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмаларның төп вәкилләре җыелды.


12
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Төбәкнең икътисад министры урынбасары республика Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы кысаларында Татарстанда кече технологик компанияләр үсеше турында сөйләде. Үзенең докладында ул шулай ук норматив базага һәм мондый компанияләргә ярдәм чараларына игътибар итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International