Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанда Россия экспорт үзәгенең вәкиллеген ачарга тәкъдим итте

2025 елның 21 феврале, җомга

Чара Россия экспорт үзәгенә (РЭҮ) ярдәм итү буенча финанс программаларының һәркем файдалана алырлык булуын Татарстан Республикасы экспортерларының ихтыяҗын исәпкә алып арттыруга юнәлдерелгән. 

Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада Россия экспорт үзәгенең вәкиллеген ачарга тәкъдим итте. Бу тәкъдим республикада социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штаб белән уртак һәм ТР Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле утырышында яңгырады.

Икътисад министры хәбәр иткәнчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча республикада экспортерлар саны һәм экспорт күләме арткан. 2024 елда Татарстанның экспорт күләме 12 млрд.долларга җиткән. Күрсәткеч 2023 ел дәрәҗәсенә карата 117,6% тәшкил итә. Республика алынган ярдәм күләме буенча төбәкләр рейтингында 7 нче урынны алган. 

Шул ук вакытта, РЭҮ ярдәме белән тәэмин ителгән экспорт күләме 8 803,6 млн тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International