2024 ел йомгаклары буенча Татарстан сәнәгать территориясендә 1 700дән артык предприятие эшли

2025 елның 21 феврале, җомга

Бу хакта Министрлыкның киң вәкиллекле йомгаклау утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов үзенең докладында сөйләде. 

Ул билгеләп үткәнчә, сәнәгать паркларын булдыру һәм үстерү җитештерү көчләрен арттыруда һәм урнаштыруда мөһим инструмент булып тора. 

2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан сәнәгать парклары территориясендә 1 700дән артык предприятие һәм 70 меңнән артык кеше эшли. Резидент предприятиеләр әйләнеше 560 млрд.сумнан артык тәшкил иткән. 

 Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренә караганда, анализ күрсәткәнчә, сәнәгать парклары булмаган яки аларны үстерүгә игътибар бирелмәгән муниципалитетларда КУЭ үсешенең төп күрсәткечләренең түбән динамикасы күренә. Бу шартларда муниципаль берәмлекләр һәм идарәче компанияләр алдында сәнәгать паркларын булдыру һәм үстерү, җитештерү бизнесы тарафыннан буш территорияләрне үзләштерү, шулай ук идарәче компанияләрнең эш сыйфатын һәм паркларның мөлкәти комплексы белән идарә итү компетенциясен күтәрү өчен кирәкле шартлар тудыру бурычлары тора. 

Гомумән алганда, гамәлгә ашырыла торган дәүләт ярдәме чаралары, муниципалитетларның һәм идарәче компанияләрнең Татарстан Республикасы бюджетыннан капитал салулар исәбенә инфраструктур чикләүләрне бетерү программалары үз нәтиҗәлелеген исбатлады һәм сәнәгать паркларының тулылыгын 80% ка кадәр арттырырга мөмкинлек бирде. Узган ел белән чагыштырганда тулылану үсеше 8 п.п. артып киткән.

Бүген сәнәгать парклары резидентларына салым ташламалары, электр энергиясен куллануга субсидияләр, җиһазларны ташламалы финанслау һәм лизинг, шулай ук партнерлык финанслары кысаларында финанс ярдәме программалары мөмкин. 

Ярдәм программаларын гамәлгә ашыру, шул исәптән сәнәгать парклары белән нәтиҗәле идарә итәргә өйрәтү, быел да дәвам итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International