Саклык банкы һәм Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Ярдәм итү турындагы шартнамә төбәк Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле йомгаклау утырышында имзаланды.
Яклар үзара хезмәттәшлек итәргә, республикада партнерлык финанслары тармагын популярлаштырырга һәм үстерергә килештеләр.
Килешүне Сбер банкының өлкән вице-президенты Олег Ганиев һәм «Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте» үзәкләштерелгән дини оешмасы рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин имзалады.
Шулай ук уртак эш кысаларында Сбер ТР мөселманнары Диния нәзарәтеннән берничә партнерлык финанслары продуктына фәтва алды: «Амана» исәп-хисап счеты, «Адафа» дебет картасы, Ислам исәп-хисап-касса хезмәте, «Мурабаха» факторингы, «Мурабаха» ипотекасы.
Хезмәттәшлек турындагы килешү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле утырышы кысаларында имзаланды, чара Идел буе физкультура, спорт һәм туризм дәүләт университеты базасында уздырылды.