Бу хакта ведомствоның киң вәкиллекле йомгаклау утырышында Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
«Агымдагы икътисадый вәзгыятьтә инвестицион активлыкны саклап калу һәм инде башланган инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны һәм эшләтеп җибәрүне тәэмин итү мөһим. Бәяләүләр буенча төп капиталга инвестицияләр күләме узган ел нәтиҗәләре буенча тулаем республика буенча 1,4 трлн.сумнан артык тәшкил итте, үсеш темпы 112% артып китте», – дип сөйләде Татарстан Икътисад министрлыгы башлыгы.
Төп үсеш предприятиеләрнең үз акчалары хисабына тәэмин ителгән, аларның өлеше якынча 65% тәшкил итә.
Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, хакимият органнарының һәм ресурслар белән тәэмин итүче компанияләрнең бурычы – җитештерү күләмнәрен арттыруга һәм продукциянең яңа төрләрен булдыруга юнәлдерелгән инде башланган инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны һәм эшләтеп җибәрүне тәэмин итү.
Моның өчен министрлыкларга, ведомстволарга һәм район башлыкларына куркынычларны анализлау һәм бәяләүнең системалы процедурасын кертергә, аларны тиз арада нивелирлау чараларын күрергә һәм дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашырырга, шулай ук инвестиция процедураларын оптимальләштерергә кирәк.