Бу хакта бүген Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле уртак утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.
Килеп туган проблемаларга оператив җавап бирү һәм хезмәт коллективларының югары профессиональлеге нәтиҗәсендә 2024 ел йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продукты 2023 ел дәрәҗәсенә карата 103,9% үсеш темпы белән 5 трлн.сумнан артып киткән.
2024 елда икътисад үсешенә төп өлешне түбәндәгеләр тәэмин иткән:
- эшкәртү производстволары: машина төзелеше һәм нефть химиясе;
- масштаблы инфраструктура объектларын гамәлгә ашыру, беренче чиратта, юл төзелешендә, аларның өлеше төзелеш структурасында 43%;
- федераль һәм региональ ярдәм чаралары;
- югары кулланучылар активлыгы.
Барлык тармаклар үсешенә кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә зур өлеш керткән. 2024 елда аларның әйләнеше 2,8 дән артып киткән.
Икътисад үсешенә шулай ук махсус икътисадый зоналар резидентлары, сәнәгать парклары һәм алгарышлы үсеш территорияләре товарларын җитештерү һәм хезмәт күрсәтү күләмнәрен арттыру йогынты ясаган. 2024 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продуктына кертем — 7,7%, 2023 елга карата әйләнеш үсеше темпы — 128,7%, резидентлар саны – 2 087.
2024 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 1,4 триллион сум калдырган, үсеш темпын 112% дәрәҗәсендә тәэмин иткән.
Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме арткан. Республика икътисадында авыл хуҗалыгы өлеше 3,9% тәшкил итә.