Бүген «Россия экспорт үзәге» АҖ вәкилләре Татарстан Республикасы эшкуарлар бергәлеге белән очрашты.
«Россия экспорт үзәгеннән коллегаларга бүгенге очрашу өчен рәхмәт белдерәсем килә. Татарстанда мондый уртак чаралар яхшы традициягә әйләнде, алар безнең бизнесның актив катнашында елына 2-3 тапкыр уза», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.
Татарстан Республикасында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү һәм аңа ярдәм итү икътисадның тотрыклы үсешендә стратегик һәм хәлиткеч фактор булып тора. Республикада әлеге юнәлешкә аерым игътибар бирелә, моны инвестиция климаты торышының илкүләм рейтингы нәтиҗәләре раслый. Килеп туган икътисадый хәлгә карамастан, кече һәм урта эшкуарлык субъектларының саны ел саен арта бара.
Эшкуарлар яңа мөмкинлекләр таба һәм экспортны үстерүдә күренекле уңышларга ирешә.
Визит кысаларында РЭҮ төбәк программаларын координацияләү буенча директоры Олег Радионов һәм РЭҮ вәкиллеге җитәкчесе Артём Краснов төбәктә экспортны үстерү мәсьәләләренә багышланган берничә очрашу һәм киңәшмә уздырды. Экспортка юнәлтелгән предприятиеләргә ярдәм чараларына, шулай ук экспорт инфраструктурасын үстерү перспективаларына аерым игътибар бирелде.