Бу хакта бүген Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының киң вәкиллекле уртак утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.
Санкцияләр басымын, кадрлар кытлыгын һәм алдынгы технологияләрдән файдалану мөмкинлеген чикләүне дә кертеп, агымдагы икътисадый чакыруларны исәпкә алып, территорияләрне баланслы үстерүгә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга, икътисадый тотрыклылыкны ныгытуга һәм халыкның керемнәрен арттыруга юнәлдерелгән яңа илкүләм проектлар кабул ителде.
Гомумән алганда, 2025 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 44,6 млрд.сум күләмендә финанслау лимиты юнәлдерелгән, шул исәптән РФ бюджеты акчалары – 24,7 млрд.сум, ТР бюджеты акчалары 19,9 млрд.сум тәшкил итәчәк.
Татарстан Республикасы 2025 елда 12 илкүләм проект составына кергән 46 төбәк проектын гамәлгә ашыруда катнаша:
1. «Дәвамлы һәм актив тормыш» ИП;
2. «Гаилә» ИП;
3. «Кадрлар» ИП;
4. «Яшьләр һәм балалар» ИП;
5. «Тормыш өчен инфраструктура» ИП;
6. «Экологик иминлек» ИП;
7. «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» ИП;
8. «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» ИП;
9. «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» ИП;
10. «Халыкара кооперация һәм экспорт» ИП.
11. «Пилотсыз авиация системалары» технологик лидерлык илкүләм проекты;
12. «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» технологик лидерлык илкүләм проекты.