ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2025 ел
җомга

Хисап сессиясендә ТР вице-премьеры – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашты.

Эш сәфәре кысаларында ул районның социаль объектларында һәм предприятиеләрендә, шул исәптән Ютазы авылындагы мобиль тернәкләндерү үзәгендә, «Ансель Вафауллин» КФХ, «ТАПАРТ» МИЗ ҖЧҖ, «Урыссу» сәнәгать паркы резидентларында, 1 нче Урыссу балалар бакчасында һәм «Электросоединитель» АҖ булды.


27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт ярдәме алуга гаризаны эшкуарлар «Минем экспорт» цифрлы платформасында бирә ала. Ярдәмнән үз товарларын дустанә илләрнең халыкара базарларына һәм Россия Федерациясе территориясенә экспортлый торган Татарстан эшкуарлары файдалана ала.

Яшь эшкуарлар өчен «Создай НАШЕ» конкурсына теркәлү 10 мартка кадәр озайтылды. Татарстан федераль конкурска 1 млн.сумлык грант ярдәме белән кергән гаризалар саны буенча илнең ТОП-2 төбәгенә керде. 


26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Бүген Менделеевскида Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов катнашында Менделеевск районы советының йомгаклау утырышы узды.

Март беренче кварталын тәмамлый һәм бу, гадәттәгечә, бизнес өчен хисап ае. Язның беренче аенда эшкуарлар декларация тапшыралар һәм узган ел өчен түләүләр кертәләр. Моннан тыш, мартта оешмалар бухгалтерлык хисабын да тапшыра. КУЭ корпорациясеннән  Эшкуар календаре мөһим даталарны онытмаска һәм үткәреп җибәрмәскә ярдәм итәчәк. 


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек чараларының гомуми саныннан 20% өлеше дистанцион рәвештә, «Инспектор» мобиль кушымтасы аша башкарыла. 

2024 елның 25 февралендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы «Республика норматив хокукый актлары проектларының җайга салу йогынтысын бәяләү: максатлар һәм бурычлар, үткәрү тәртибе, иң яхшы тәҗрибәләр мисаллары. Мәҗбүри таләпләрне куллануны бәяләү» темасына укыту семинарын уздырды.

Бүген Казанда 21 нче мәктәптә социаль эшкуарлыкны үстерүгә багышланган конференция узды. Чараны Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, Казан шәһәре мэриясе, хәйриячелекне үстерүгә ярдәм итүче һәм халыкка социаль хезмәтләр күрсәтүче «Добрая Казан» коммерциягә карамаган автоном оешмасы ярдәмендә Сбербанк ГАҖ оештырды.

«Минем бизнес» үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында МХО ветераннарыннан һәм аларның гаилә әгъзаларыннан эшкуарлыкка өйрәтү программасына заявкалар кабул итә башлый. Программа бизнес белән идарә итү компетенцияләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.


24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында якынча 166 кече технологик компания (МТК) теркәлгән. Бер ел эчендә аларның саны өч тапкырга арткан, бу МТК реестрында топ-3 төбәге арасында ныклап урнашырга мөмкинлек биргән. Гомумән реестрда инде 4,5 меңнән артык МТК бар, 2030 елга кадәр тагын 7 мең көтелә. Бу хакта Россия икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча оператив штаб утырышы барышында хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International