Татарстанның «Минем бизнес» үзәге 3 марттан 9 мартка кадәр Казанның сәүдә үзәгендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча узачак ярминкәдә катнашу өчен шәхси эшкуарлардан гаризалар кабул итә башлады. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру татарстанлыларга бушлай сәүдә урыннары бирергә мөмкинлек бирә.
Ярминкәдә эшкуарлар авыл хуҗалыгы, урман хуҗалыгы һәм балыкчылык продуктларын һәм башка товарларны тәкъдим итәчәкләр.
Ярминкәләр Казанның ике эре сәүдә үзәгендә - 3-9 мартта Арт-үзәктә һәм 6-9 мартта Южный сәүдә үзәгендә узачак.
Шулай ук һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен республика эшкуарлыкны үстерү институтлары чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Бу финанс ярдәме чаралары – микрозаймнар, поручительлекләр һ.б.
Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында калдырырга мөмкин.
Катнашучы түбәндәге таләпләргә туры килергә тиеш: Татарстан Республикасында НПД (һөнәри керемгә салым) өчен шәхси эшкуар буларак теркәлгән булырга һәм эшкәртү производствосында эшчәнлек алып барырга, агымдагы елга салым түләүләре булырга тиеш.
Чара «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә узачак.
Ярминкәләрдә катнашу мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны буенча алырга мөмкин: +7(843)524-90-90.