ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2025 ел
чәршәмбе

«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең барлык аспектларын үз эченә алган җентекле презентация материаллары әзерләнде.

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2025 елның 12 мартыннан башлап Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Төбәк әһәмиятендәге «Мишә» дәүләт табигый зоология (аучылык) заказнигы турында» 29.01.2004 ел, №41 карарына экспертиза үткәреләчәк.

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Ел экспортеры» төбәк конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады. Җиңүчеләрне «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында 13 номинациядә сайлаячаклар. 

Татарстан кече һәм урта бизнестан сатып алулар күләме буенча ТОП-3 регионга кергән. 


4
март, 2025 ел
сишәмбе

28 февральдә 16:00 сәгатьтә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия экспорт үзәге (РЭҮ, ВЭБ.РФ төркеме) белән берлектә фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә (НИОКР), шулай ук тышкы базарлар таләпләре нигезендә продукцияне омологацияләүгә бәйле чыгымнарны компенсацияләүгә гаризалар кабул итә башлый.

 

9-11 апрельдә Казанда XIX Россия венчур форумы — технологик бизнес өчен әйдәп баручы вакыйгаларның берсе  узачак.


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

Конкурсның максаты – Россия Федерациясендә тотрыклы үсеш һәм ESG (ЭКГ-Экология, Кадрлар, Дәүләт) алымнарында инициативаларны гамәлгә ашыручы профессионалларда проектлар һәм программалар белән нәтиҗәле идарә итү культурасын һәм системалы проект фикерләвен формалаштыруга ярдәм итәргә.

Татарстанның «Минем бизнес» үзәге 3 марттан 9 мартка кадәр Казанның сәүдә үзәгендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты буенча узачак ярминкәдә катнашу өчен шәхси эшкуарлардан гаризалар кабул итә башлады. Илкүләм проектны гамәлгә ашыру татарстанлыларга бушлай сәүдә урыннары бирергә мөмкинлек бирә. 

Эшкуарларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен бозуга юл куймау, шулай ук бизнес юлыккан проблемалар турында кире элемтә алу максатларында КУЭ корпорациясе тарафыннан МСП.РФ цифрлы платформасында  «360°» сервисы эшләтеп җибәрелде.


28
февраль, 2025 ел
җомга

«Камасталь» компаниясе, дәүләт ярдәме чараларын кулланып, корычны цинклау һәм прокатлауны оештыруны үз эченә алган производствоны киңәйтүне планлаштыра. Яңа инвестицияләрнең гомуми күләме 4,1 млрд сумга бәяләнә, 150дән артык яңа эш урыны булдырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International