Дәүләт компанияләре 2024 елда Татарстан эшкуарларыннан рекордлы 0,5 трлн сумлык товарлар һәм хезмәтләр сатып алган

2025 елның 5 марты, чәршәмбе

Татарстан кече һәм урта бизнестан сатып алулар күләме буенча ТОП-3 регионга кергән. 

2024 елда эре заказчыларның кече һәм урта бизнестан сатып алулар күләме 20% арткан һәм беренче тапкыр 9,6 трлн сумнан артып киткән. Бу КУЭ сатып алуларга мәҗбүри 25% квота кертелгәннән бирле рекордлы күрсәткеч, аның мониторингы өчен КУЭ корпорациясе һәм вәкаләтле төбәк органнары җавап бирә. Үсеш эшкәртү производстволары өлкәсендә сатып алулар күләменең сизелерлек артуы, югары технологияле продукция белән тәэмин итүне арттыру һәм ИТ-чишелешләр эшләү хисабына булган.

Төбәкләр арасында КУЭ сатып алуларның иң югары күләме Мәскәүдә (3,1 трлн.сум), Санкт-Петербургта (801,4 млрд.сум) һәм Татарстан Республикасында (552,6 млрд.сум) билгеләнгән.

Шулай ук Татарстан 2023 ел белән чагыштырганда (+360,9 млрд сум) шартнамәләр күләмен арттыру буенча ил төбәкләре арасында икенче урынны алды. Беренче урында Мәскәү (+1 трлн сум) һәм өчлекне Санкт-Петербург йомгаклый (+119,5 млрд сум). 

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, дәүләт һәм корпоратив ихтыяҗлар өчен сатып алуларны гамәлгә ашырганда, дәүләт һәм муниципаль милекне сатуда гамәлгә ашырганда тигез шартлар тудыру «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты һәм КУЭ федераль проекты инициативаларына салынган. 

«Кече һәм урта бизнесның дәүләт компанияләре сатып алуларында катнашуын тәэмин итү – «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» яңа федераль проект кысаларында эшкуарлык инициативасын үстерүнең мөһим чарасы. КУЭ сатып алуларның гомуми күләмендә югары технологияле продукция өлешен арттыруга тотрыклы тренд формалашты. 2024 елда кече һәм урта бизнес компанияләре эре дәүләт заказчыларына якынча 905 млрд сумлык инновацион продукция куйган. Шул рәвешле, КУЭ тәкъдимнәр икътисадын формалаштыру өчен өстенлекле тармакларны үстерүгә керткән өлеше арта», - дип шәрехләде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Александр Новак.

Шул ук вакытта сатып алуларның дүрттән өч өлешен диярлек (гомуми күләмнең 73%  артыгы) КУЭ җитештерү билгеләнешендәге продукция формалаштырган. 2023 ел белән чагыштырганда өчтән бер өлешкә (3,3 трлн сумга кадәр) эшкәртү производстволары өлкәсендә дәүләт компанияләренә кече һәм урта бизнес китерү суммасы арткан. 

Исегезгә төшерәбез, кече һәм урта бизнес РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм КУЭ корпорациясе инициативасы белән «үстерү» программасында катнашырга һәм дәүләт компанияләренең берсе белән озак вакытлы офсет килешүе төзергә мөмкин. Бүгенге көнгә 6,6 млрд сумлык 16 шундый килешү төзелгән инде. 2025 елда дәүләт катнашындагы тагын тугыз компания тәэмин итүчеләрне «үстерү» программаларын расларга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International