ЯҢАЛЫКЛАР


27
март, 2020 ел
җомга

Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) «Смартека» платформасында өч миллион сумлык приз фодны белән «Смарт.Эволюция» конкурсын башлап җибәрә. Конкурс ярдәмендә Стратегик инициативалар агентлыгы иң яхшы гамәли чишелешләр, шул исәптән коронавирус һәм аның нәтиҗәләре белән көрәшү буенча да, шулай ук кешеләрне һәм бизнесны пандемия вакытында һәм аннан соң яңа тормыш шартларына яраклаштыру мөмкинлеген ачыкларга планлаштыра.


26
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанстат 2020 елның гыйнвар-февраль айларында республиканың социаль-икътисадый үсешендәге төп тенденцияләр турында мәгълүмат бирде. Макроикътисадый күрсәткечләргә килгәндә, елның беренче ике ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанда сәнәгый җитештерү индексы, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 105,1% тәшкил иткән, төяп озатылган продукция күләме – 433,3 млрд.сум. 


25
март, 2020 ел
чәршәмбе

ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды яңа ташламалы шартларда микрозаймнар алу турында республиканың җиде шәһәрендә теркәлгән кече һәм урта эшкуарлардан гаризалар кабул итә башлады. Кече һәм урта эшкуарлык секторын тизләтелгән рәвештә үстерү өчен Татарстан федераль субсидияләр алды, бу исә микрозаймнар буенча ставканы 3% дәрәҗәсендә билгеләү мөмкинлеген биргән.


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Республика Прокуратурасы белән берлектә ТР Икътисад министрлыгы инициативасы буенча төзелгән «Сыналган бизнес» интернет-ресурсында, Россиядә федераль хакимият органнары тарафыннан тикшерүләр уздыруга мораторий кертелү сәбәпле, әлеге тикшерүләрне уздыру тыелган чорда «кайнар линия» эшли башлады.

Россиядә «Илкүләм технологик инициатива» боҗра хәрәкәте олимпиадасының финал өлеше башланып китте. Йомгаклау этабына Татарстаннан 81 мәктәп укучысы узган. Болар – Казан, Иннополис, Яр Чаллы, Зеленодольск, Түбән Кама, Нурлаттан 7-11 нче сыйныф укучылары.


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

Республиканың 7 моношәһәрендә яшәүчеләрне Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурс Росмолодежь агентлыгы инициативасы белән Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәмендә үткәрелә. Конкурс нәтиҗәсендә яшь кешеләрнең моношәһәрләр потенциалын алга таба үстерүгә ярдәм итүче социаль әһәмиятле проектларын формалаштыруда катнашу мөмкинлеге бар.

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2020 елның гыйнвар-февраль айларында сәнәгый җитештерү индексы 2019 елның шул ук чорына карата 105,1% дәрәҗәсендә тәшкил иткән, төяп озатылган продукция күләме, үз чиратында, 433,3 млрд.сум. 

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Күчемсез мөлкәткә хокук ияләренә зыяннарны каплау һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларын гамәлдән чыккан дип тану турында нигезләмә раслау хакында»гы карары проекты буенча гавами консультацияләр үткәрә.  


21
март, 2020 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә булган бәяләр һәм доллар курсына кагылышлы вакыйгаларга бәйле рәвештә, республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планы турында хәбәр итте.

Республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволарында, муниципаль берәмлекләрендә гражданнарны кабул итү эше штат режимында дәвам итәчәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион шимбә планеркасында шундый йөкләмә бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International