Татарстаннан 81 мәктәп укучысы россиякүләм инженерлар олимпиадасы финалына чыккан

2020 елның 24 марты, сишәмбе

Россиядә «Илкүләм технологик инициатива» боҗра хәрәкәте олимпиадасының финал өлеше башланып китте. Йомгаклау этабына Татарстаннан 81 мәктәп укучысы узган. Болар – Казан, Иннополис, Яр Чаллы, Зеленодольск, Түбән Кама, Нурлаттан 7-11 нче сыйныф укучылары.

Коронавирус йогышы таралу сәбәпле, чараларның йомгаклау этаплары яңа форматта узачак: катнашучыларга үз шәһәрләреннән китәргә туры килмәячәк, барлык биремнәр дә читтән торып үтәләчәк.

Финалистлар кирәкле исәп-хисапларны башкарачак һәм онлайн-режимда олимпиаданы оештыручыларга юллаячак, үз фаразларын Stepic платформасына һәм модельләрне укыту кодын GitHub урнаштырачаклар, роботлардан дистанцион файдалану полигонда биремнәрне үтәячәкләр, зачетларны читтән тапшырачаклар, Очышларга идарә итү үзәге белән видеотрансляция режимында үз эшләрен яклап, вебинарларда һәм онлайн-консультацияләрдә дә катнашачаклар.

Олимпиаданың финал өлеше апрель уртасына кадәр узачак. Оештыручы – Стратегик инициативалар агентлыгы.

Олимпиаданың йомгаклау этабын үткәрү шартлары һәм вакытлары турындагы мәгълүматлар белән тулырак сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International