2020 елның гыйнвар-февраль айларында Татарстанның сәнәгый җитештерү индексы 105,1% тәшкил иткән

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 2020 елның гыйнвар-февраль айларында сәнәгый җитештерү индексы 2019 елның шул ук чорына карата 105,1% дәрәҗәсендә тәшкил иткән, төяп озатылган продукция күләме, үз чиратында, 433,3 млрд.сум. 

Файдалы казылмалар чыгаруда җитештерү индексы 2019 елның гыйнвар-февраленә карата 101,3% тәшкил иткән, эшкәртү производстволарында – 109,4%, электр энергиясе, газ, пар белән тәэмин итүдә; һаваны кондиционирлауда – 93,3%, су белән тәэмин итүдә; су чыгаруда, калдыкларны җыюны һәм утильләштерүне оештыруда, пычратуларны бетерү буенча эшчәнлектә – 90,1%.

Узган елның гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырмача түбәндәге эшкәртү производстволарында үсеш күзәтелә: кокс һәм нефть продуктлары җитештерү – 119,6%, резин һәм пластмасса эшләнмәләр җитештерү – 125,5%, медицина максатларында кулланыла торган дару чаралары һәм материаллар җитештерү – 168,8%, азык-төлек продуктлары – 129,1%, эчемлекләр – 114,3%, әзер металл эшләнмәләре, машиналардан һәм җайланмалардан тыш – 101,0%, электр җиһазлары җитештерү – 117,0%, металлургия производствосы – 132,9%, металл булмаган башка минераль продукция җитештерү – 103,7%, кәгазь һәм кәгазь эшләнмәләр – 109,5%, мебель – 101,9%, текстиль эшләнмәләр – 112,1%.

Сәнәгать структурасында файдалы казылмалар чыгару өлеше – 25,3%, эшкәртү производстволары – 66,7%, электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итү; һаваны кондиционирлау – 7,1%, су белән тәэмин итү; су агызу, калдыкларны җыю һәм утильләштерү, пычратуларны бетерү эшчәнлеге – 0,9%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International