ТР Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды яңа ташламалы шартларда микрозаймнар алу турында республиканың җиде шәһәрендә теркәлгән кече һәм урта эшкуарлардан гаризалар кабул итә башлады. Кече һәм урта эшкуарлык секторын тизләтелгән рәвештә үстерү өчен Татарстан федераль субсидияләр алды, бу исә микрозаймнар буенча ставканы 3% дәрәҗәсендә билгеләү мөмкинлеген биргән.
Моношәһәрләрдәге бизнес өчен әлеге ярдәм чарасы аеруча актуаль, эпидемиологик хәл һәм финанс базарларындагы тирбәнешләр аркасында алардагы икътисадый вәзгыятькә аеруча тискәре йогынты ясый. Моношәһәрләр, асылда, инвесторларның планнарына һәм үсеш институтларына даими рәвештә бәйләнгән, бу исә социаль-икътисадый хәл начарлана калса, билгеле бер куркынычлар барлыкка китерә.
Микрозайм өчен гаризаны Зеленодольск, Яр Чаллы, Алабуга, Менделеевск, Кама Аланы, Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләрендә теркәлгән эшкуарлар рәсмиләштерә ала. Документларны Эшкуарлыкка ярдәм фонды аша яисә ФАСТТРЕК.РФ. порталы аша җибәрергә мөмкин. Исегезгә төшерик, портал Татарстанның кече һәм урта бизнесына ярдәм күрсәтү белән бәйле проблемаларны тиз арада хәл итү өчен булдырылды.
Займның иң зур суммасы 2,5 млн.сум тәшкил итәргә һәм эшкуарга Россия банкындагы төп ставканың яртысына тигез ташламалы ставка белән залог һәм поручительлек нигезендә 3 елга кадәр чорга бирелергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә РФ Үзәк банкының төп ставкасы 6% тәшкил итә.