Татарстан моношәһәрләрендәге яшьләр социаль проектларны үстерүгә грантлар өчен көрәшәчәк

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Республиканың 7 моношәһәрендә яшәүчеләрне Бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында катнашырга чакыралар. Конкурс Росмолодежь агентлыгы инициативасы белән Моношәһәрләрне үстерү фонды ярдәмендә үткәрелә. Конкурс нәтиҗәсендә яшь кешеләрнең моношәһәрләр потенциалын алга таба үстерүгә ярдәм итүче социаль әһәмиятле проектларын формалаштыруда катнашу мөмкинлеге бар.

Конкурста Татарстан моношәһәрләрендә яшәүче 14 яшьтән алып 30 яшькәчә кадәрге кешеләр шәхси проектлар белән катнаша ала. Исегезгә төшерәбез, быелдан конкурста югары уку йортлары да катнаша ала, алар оешмадан 3тән дә артык булмаган проект тәкъдим итә. Конкурска гаризалар 2020 елның 1 нче апреленә кадәр кабул ителә. Конкурста җиңүчеләр оештыручылардан һәм партнерлардан үз инициативаларын үстерүгә грантлар алачак.

Яшьләр өчен конкурс түбәндәге юнәлешләр буенча үткәрелә: «Ихтыярилык»; «Иҗат яшьләренең инициативалары»; «Яшьләр медиасы»; «Ватанпәрвәрлек тәрбия»; «Яшьләр тирәлегендә тискәре күренешләрне кисәтү һәм милләтара багланышлар»; «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту»; «Спорт, сәламәт яшәү рәвеше, туризм»; «Социаль лифтларны үстерү»; «Студент инициативалары». Югары уку йортлары өчен студент клубларын һәм отрядларын, студентлар үзидарәсен үстерү буенча темалар, шулай ук студентларның һөнәри күнекмәләрен формалаштыруга юнәлтелгән темалар өстәлә.

«Молодежь России» МАС платформасында теркәлергә һәм конкурста катнашу өчен гариза юлларга кирәк. Проектларны әзерләгәндә һәм гаризалар тапшырганда гади һәм уңайлы булсын өчен Платформаның «Грантлар» бүлегендә урнаштырылган методик күрсәтмәләрдән файдаланырга кирәк.

Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча МОНОГОРОДА.РФ белән элемтәгә керү өчен:

Корчагин Сергей Андреевич

e-mail: S.Korchagin@monogorodarf.ru

тел.: 8 (495) 734-79-19, (өстәмә 227)

Росмолодежь буенча элемтә өчен җаваплы зат: Кукушкина Дарья Николаевна:

e-mail: DKukushkina@fadm.gov.ru

тел.: +7 (495) 668-80-08, (өстәмә 2701)

Мәгълүмат МОНОГОРОДА.РФ фонды тарафыннан бирелде

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International