2020 елның гыйнвар-февраль айларында Татарстанның социаль-икътисадый үсешендәге төп тенденцияләр

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанстат 2020 елның гыйнвар-февраль айларында республиканың социаль-икътисадый үсешендәге төп тенденцияләр турында мәгълүмат бирде. Макроикътисадый күрсәткечләргә килгәндә, елның беренче ике ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанда сәнәгый җитештерү индексы, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 105,1% тәшкил иткән, төяп озатылган продукция күләме – 433,3 млрд.сум. 

2019 елның гыйнвар-февраль айлары белән чагыштырмача сыра җитештерүдә үсеш күзәтелә – 33,7%, шиннар, покрышка һәм камералар – 27,9%, бензин – 17,9%, дизель ягулыгы – 9,3%, шулай ук кәгазь һәм катыргы җитештерү күләме 10,5% арткан.

Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 27,1 млрд.сум тәшкил итә, ягъни 2019 елның гыйнвар-февраль дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә – 103,0%. Барлык категория хуҗалыкларда сугым өчен 84,0 мең тонна терлек һәм кош (тере авырлыкта) (2019 елның гыйнвар-февраль дәрәҗәсенә карата – 106,3%), 280,6 мең тонна сөт (105,7%), 214,3 млн данә күкәй (102,5%) җитештерелгән.

Төзелеш эшләренең күләме 25,1 млрд. сум яки узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 101,8% тәшкил иткән. Үз чиратында, гомуми мәйданы 578,1 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган.

Ваклап сату әйләнеше 151,5 млрд. сум яисә 2019 елның гыйнвар-февраль дәрәҗәсенә карата 103,7% тәшкил иткән, шул исәптән азык-төлек булмаган товарлар буенча – 87,1 млрд.сум (102,9%), азык-төлек продуктлары буенча, шул исәптән эчемлекләр һәм тәмәке эшләнмәләрен дә кертеп, 64,3 млрд.сум (104,8%).

2020 елның февралендә 2019 елның декабренә карата куллану бәяләре индексы 100,7% тәшкил итә, шул исәптән азык-төлек товарларына – 101,1%, азык-төлек булмаган товарларга – 100,3%, хезмәтләр күрсәтүгә – 100,7%.

2020 елның февраль ахырына халыкны эш белән тәэмин итү буенча дәүләт учреждениеләрендә 12,35 мең эшсез гражданин, ягъни эшче көчләрнең 0,61%ы исәптә тора. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International