Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) «Смартека» платформасында өч миллион сумлык приз фодны белән «Смарт.Эволюция» конкурсын башлап җибәрә. Конкурс ярдәмендә Стратегик инициативалар агентлыгы иң яхшы гамәли чишелешләр, шул исәптән коронавирус һәм аның нәтиҗәләре белән көрәшү буенча да, шулай ук кешеләрне һәм бизнесны пандемия вакытында һәм аннан соң яңа тормыш шартларына яраклаштыру мөмкинлеген ачыкларга планлаштыра.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә. Конкурста җиңү өчен беренче тапкыр журналистлар, репортерлар һәм блогерлар көрәшә алачак.
Тупланган чишелешләр тотрыклы үсешнең иң яхшы практикалары һәм илкүләм максатларны тормышка ашыру проектлары урнашкан «Смартека» онлайн-платформасы белем базасын тулыландырачак. Алар барысы да Россиядә өйрәнү һәм тарату өчен ачык файдалануда булачак. Конкурс биш номинация буенча үткәрелә.
«Смарт.АнтиВирус» номинациясе кешеләр тормышын коронавирус пандемиясе шартларына яраклаштыруга, шулай ук аның нәтиҗәләрен локальләштерү һәм юкка чыгаруга юнәлтелгән чишелешләрне һәм методикаларны үз эченә алачак. Медицина ярдәме күрсәтү, читтән торып эшләү яки укытуны оештыру, кризис шартларында сәнәгатькә һәм бизнеска ярдәм итү буенча да проектлар кабул ителә. Беренче урын өчен приз – 500 мең сум, икенче урын өчен – 300 мең сум, өченче урын өчен – 200 мең сум.
«Смарт.Медиа» номинациясе проекты журналистлар, репортерлар һәм блогерлар өчен махсус номинациядән гыйбарәт. Авторлар үзләре уйлап тапкан практиканың кешеләр тормышында ничек чагылыш табуын яки ярдәмгә мохтаҗ төбәк яки җәмгыять өчен нинди дә булса социаль-икътисадый нәтиҗә бирүен күрсәтергә тиеш. Биш җиңүче 100әр мең сум алачак.
«Смарт.Дело» номинациясе тест узган практикаларга һәм инициативаларга нигезләнгән, алар инде кешеләр тормышын яхшырткан, актуаль мәсьәләләрне хәл иткән, бу практикаларны башка төбәкләрдә дә таратырга мөмкин. Беренче урын өчен приз – 300 мең сум, икенче урын өчен – 200 мең сум, өченче урын өчен – 100 мең сум.
«Смарт.Глобал» номинациясе башка илләрдә тормышка ашырылган, әмма Россия өчен дә актуаль булган нәтиҗәле чишелешләр эзләүгә юнәлтелгән. Беренче урын өчен приз – 300 мең сум, икенче урын өчен – 200 мең сум, өченче урын өчен – 100 мең сум.
Тагын бер «Смарт.Признание» номинациясендә җиңүчеләрне «Смартека» платформасыннан файдаланучылар ярдәмендә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алачаклар, аларның барысы да 100әр мең сум алачак.
Финанс ярдәменнән тыш, СИА барлык җиңүчеләргә дә эксперт һәм оештыру ярдәме күрсәтәчәк. Агентлык, шулай ук, төбәк яки тулаем ил өчен системалы файда бирәчәк, әзер проектлар буларак таратылырга мөмкин булган практиканы алга этәрәчәк һәм ярдәм күрсәтеп торачак.
Исегезгә төшерик, узган ел Татарстан Стратегик инициативалар агентлыгының Иң яхшы практикалар россиякүләм конкурсының төбәк этабында лидер булды, Республикадан барлыгы 80 чишелеш тәкъдим ителде.