Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планы турында сөйләде

2020 елның 21 марты, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов яңа коронавирус инфекциясе таралуга, нефтькә булган бәяләр һәм доллар курсына кагылышлы вакыйгаларга бәйле рәвештә, республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү чаралары планы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Министр хәбәр иткәнчә, план 4 төп юнәлеш буенча формалаштырылган: беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү һәм халыкка ярдәм итү; куркыныч зонасында калган икътисад тармакларына ярдәм итү; кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү; гомуми системалы чаралар.

Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, бүген социаль әһәмияткә ия төп товарларга атна саен мониторинг уздырыла һәм бәяләр контрольдә тора. Соңгы мониторинг күрсәткәнчә, бәяләрнең кискен үзгәрүе күзәтелми. Бәяләр шактый үзгәргән очракта, план буенча чаралар каралган, шул исәптән сәүдә челтәрләре белән бәяләрне тоткарлау механизмнарын эшләү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сатып алына торган продукция күләмен арттыру, авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрүне киңәйтү, шулай ук Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе белән уртак эш алып бару күздә тотыла.

Сәүдәне оештыруда беренче чиратта кирәкле товарларның: азык-төлек продуктлары, балалар товарлары, дарулар, медицина әйберләре, дезинфекция һәм шәхси саклану чаралары булуына оператив мониторинг кертелә.

Фармацевтика продукциясе, шәхси саклану чаралары һәм дезинфекция чаралары җитештерүне арттыру өчен федераль дәрәҗәдә Сәнәгатьне үстерү фонды акчаларыннан махсус займнар бирү планлаштырыла. Моннан тыш, ассортиментны киңәйтү өчен дару чаралары һәм медицина әйберләре сатып алганда импорт кертүне вакытлыча туктатып тору каралган.

Беренче чиратта кирәкле товарларны үз вакытында тәэмин итү максатында план нигезендә шулай ук вакытлыча (1 айга) транспорт чараларын үлчәү контроленнән азат итү һәм шәһәр читендә хәрәкәт итү һәм төяп җибәрү һәм бушату буенча чикләүләрне вакытлыча гамәлдән чыгару күздә тотыла.

Кайбер чаралар хезмәт базарында тотрыклылыкны саклауга юнәлдерелгән. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан халыкны эш белән тәэмин итүгә актив ярдәм күрсәтү чаралары тормышка ашырыла: предприятиеләр хезмәткәрләрен эштән азат итүнең потенциаль куркынычын бәяләү, алгарышлы чаралар кабул итү, шул исәптән яңадан укыту, квалификация күтәрү, шулай ук җәмәгать эшләре оештыру. Моннан тыш, социаль түләүләрне вакытында контрольдә тоту көчәйтелде.

Икътисад тармакларына ярдәм итү кысаларында федераль дәрәҗәдә 300 млрд. сум күләмендә финанс резервы, шулай ук катлаулы хәлдә калган компанияләрнең кредитларын реструктурлаштыру өчен гарантия фонды булдырылды.

Икътисадның реаль секторында тотрыклы эшне тәэмин итү максатларында предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә оператив мониторинг үткәрелә. Предприятиеләр тарафыннан фактик гына түгел, фаразланган мәгълүмат та җиткерелә, аннан чыгып агымдагы вәзгыятькә бәя биреләчәк һәм тиешле карарлар кабул ителәчәк.

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле хәлдән зыян күргән тармакларга салым түләүләрен кичектереп тору планлаштырыла. Икътисадый һәм социаль вәзгыятькә оператив мониторинг ясау максатында, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсенең 18 марттагы боерыгы нигезендә вәзгыятьләр үзәге оештырылган. Шундый үзәкләр республикада барлык территориаль салым органнарында да булдырылган.

Россия банкы кредит оешмаларына, коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә реструктурлаштырылган ссудалар буенча заемчының финанс хәлен бәяләүгә карамыйча, әҗәт буенча хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләүне начарлатмау хокукын бирәчәк. ­

Төзелеш секторында оператив йогынты ясау өчен төзүчеләрнең һәм подрядчы оешмаларның финанс хәленә мониторинг кертелә. Беренчел торак базарында сату темплары кимегән очракта, федераль дәрәҗәдә проект финанславы кысаларында кредитлар буенча процент ставкаларын субсидияләү планлаштырыла.

Хәвеф-хәтәр зонасында калган икътисад тармакларына, барыннан элек, транспорт, туризм, мәдәният һәм спорт оешмаларына ярдәм итү максатларында, РФ Хөкүмәте тарафыннан чыгымнарны компенсацияләү һәм салым түләүләре буенча кичектереп түләү шарты кебек өстәмә чаралар күрү планлаштырыла.

Планда шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү буенча кайбер чаралар каралган. Финанс ярдәме аеруча мөһим булып кала. Эшкуарларны ташламалы микрозаймнар һәм кредитлар белән тәэмин итүне арттыру максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Россия Икътисадый үсеш министрлыгына Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондына һәм Гарантия фондына өстәмә капитал кертү буенча гариза җибәрде. Моношәһәрләрне үстерү фонды субсидияләре кысаларында яңа ярдәм чаралары каралган.

План нигезендә шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектлары – дәүләт яки муниципаль милекне арендага алучылар тарафыннан аренда түләүләрен вакытлыча кичектереп тору күздә тотыла.

Моннан тыш, РФ Хөкүмәте Рәисе федераль хакимият органнарына 2020 елның 1 маена кадәр, гражданнарның тормышына, сәламәтлегенә куркыныч янау, гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы нигез булган тикшерүләрдән, шулай ук рөхсәт документларын бирү өчен нигез булган тикшерүләрдән тыш, тикшерүләрне билгеләүне туктатып торырга кушты. Мидхәт Шаһиәхмәтов төбәк һәм муниципаль контрольлек органнарын тикшерүләрне туктатып тору мәсьәләсе өстендә эшләргә чакырды.  

Планда гомуми система характерындагы кайбер чаралар каралган: дәүләт ярдәме чараларының нәтиҗәлелеген анализлау, Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетыннан керемнәр төшеп калу куркынычын һәм хәтәрләрен бәяләү, тиешле тәкъдимнәр әзерләү.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу эшне көн саен алып барырга кирәк. «Атна дәвамында сез проблемалы мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш. Кирәк булганда, тармак министрларын тоташтырыгыз, Премьер-министрга һәм миңа мөрәҗәгать итегез. Кайбер мәсьәләләр буенча федераль ярдәм кирәк. Бездә даими эшләп килүче штаб булырга тиеш. Кешеләр, җавап бирү системасы – бу моментларның барысын да уйларга кирәк. Шундый ук эшне һәр шәһәр һәм муниципаль район дәрәҗәсендә оештырырга кирәк», – диде ТР Президенты.

Ул коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында профилактик чараларга аерым игътибар бирергә өндәде. «Безгә периметрны аңларга кирәк. Чит илдән кайтучыларның кем булуын һәм кайдан кайтуын төгәл күзәтергә кирәк. Без бу сорауларга максималь рәвештә җавап бирергә тырышабыз. Бүгенге көндә республикада 3,5 мең кеше карантинда. Бу юнәлештәге эшне дәвам иттерергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Шул ук вакытта Татарстан Президенты ассызыклаганча, республикада күрелә торган чикләү чаралары дәүләт хакимияте системасы эше сыйфатында чагылыш тапмаска тиеш. «Хәзер барган санитар-эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, барлык дәүләт хакимияте органнары штат режимында эшләргә тиеш. Гражданин теге яки бу ведомствога мөрәҗәгать итә алмаслык булмасын иде», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар башлыкларын, муниципаль берәмлекләрдәге җитәкчеләрне кирәкле товарларның булуын тикшереп тору һәм бәяләргә мониторинг ясау өчен кибетләргә, базарларга һәм даруханәләргә барырга чакырды.  

 

ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International