Республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволарында, муниципаль берәмлекләрендә гражданнарны кабул итү эше штат режимында дәвам итәчәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион шимбә планеркасында шундый йөкләмә бирде.
«Республика гражданины дәүләт хакимияте органына мөрәҗәгать итә алмаган очраклар булмаска тиеш, – диде Президент. Аерым санитар-эпидемиологик вәзгыять аркасында эшне сүлпәнәйтү булырга тиеш түгел.
Шулай ук Президент урыннарданы җитәкчеләрне кирәкле продукция һәм аның бәясен контрольдә тоту өчен кибетләргә, даруханәләргә йөрергә чакырды.