Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарлар өчен республика икътисадын торгызуга юнәлдерелгән чаралар пакетына кертелгән «Процент ставкасын субсидияләү» программасын эшләтеп җибәрде. ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 28 сентябрендәге 875 номерлы карары белән расланган программа буенча гаризалар 2020 елның 1 октябреннән башлап кабул ителә башлаячак.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Икътисад министрлыгы алып бара торган 4 төбәк проекты тулы күләмендә үтәлгән.
22 сентябрьдә Икътисад министрлыгында Индира Киреева рәислегендә Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә кысаларында сәнәгать инфраструктурасы объектларын макрофаразлау һәм үстерү мәсьәләләре кузгатылды.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева «Интеллектуаль милекне капитальләштерү: радикаль гамәлләргә кагылышлы таләп» панель дискуссиясе кысаларында Kazan Digital Week-2020 онлайн-форумында катнашты һәм Татарстанда интеллектуаль милек үсешенә дәүләт ярдәме турында сөйләде.
Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчесе 70 млн. сумга ташламалы займнар алган. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды кредит буенча поручитель булган. Авылда эшкуарлык программасы буенча йөкләмәләр суммасы 33,1 млн. сум тәшкил иткән.
Ел башыннан бирле ТР Икътисад министрлыгына караган Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган микрофинанслау программалары буенча республика бизнесы 720 млн.сумнан артык суммага кредит акчаларын җәлеп иткән.
ТР Икътисад министрлыгына караган Экспортка ярдәм үзәге Татарстан эшкуарларының «Медицина техникасы, медицина эшләнмәләре һәм чыгым материаллары» халыкара күргәзмәсендә катнашуын оештыра. Күргәзмә 7-11 декабрь көннәрендә башкаланың Экспоүзәгендә узачак.
Ял көннәрендә Горки-Әмәт урманында Республиканың үзмәшгуль кешеләре өчен II форум узды. Чара үз мәйданында 102 катнашучыны туплаган. Аның ике көнлек программасында – эшлекле лекторий, үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе, мастер-класслар һәм бәйрәм концерты.
«Развитие-ЦТ» инновацияле проектлар конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаган. Проектларны сайлап алу үтәли цифрлы технологияләр (югары технологияле юнәлешләр) юнәлешләре буенча юл карталарына туры китереп үткәрелә: https://digital.ac.gov.ru/support/#analytics.
ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган «Сыналган бизнес» дигән бизнес һәм күзәтчелек органнары хезмәттәшлеге мәсьәләләре буенча интернет-ресурс Новгород һәм Белгород өлкәләрендә җәелдереләчәк.