Икътисад министрлыгында Татарстанның социаль-икътисадый үсеш параметрларына ирешүне тәэмин итү турында фикер алыштылар

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

22 сентябрьдә Икътисад министрлыгында Индира Киреева рәислегендә Республика икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем утырышы узды. Киңәшмә кысаларында сәнәгать инфраструктурасы объектларын макрофаразлау һәм үстерү мәсьәләләре кузгатылды.

Көн тәртибенә күчкәнче, министр урынбасары хәбәр иткәнчә, узган атнада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 17 сентябрендәге 839 номерлы карары белән 2021-2023 елларга Татарстанның социаль-икътисадый үсеше фаразының төп параметрлары хупланган. Шулай ук республика Премьер-министры тарафыннан 2021 елга планлаштырылган икътисадый параметрлар кысаларында тулай төбәк продуктының – 103,9%, сәнәгый җитештерү индексының – 105,2%, төп капиталга инвестицияләрнең 104,5% дәрәҗәсендә үстерү бурычлары билгеләнде. Песошин тарафыннан республиканың икътисадый потенциалын саклап калу һәм арттыру бурычы куелды, моның өчен хакимият органнары һәм бизнесның сәнәгатьне тотрыклыландыру һәм үстерү, югары технологияле производстволар һәм яңа эш урыннары булдыру буенча тырышлыгын алга таба консолидацияләү кирәк булачак. Моннан тыш, яңа үсеш нокталарын эзләүне дәвам итү бурычы да яңгырады. Бу мәсьәләләр, шул исәптән, тиешле эшче төркем утырышлары кысаларында да, эшкә алыначак.

Киңәшмә барышында каралган тагын бер мәсьәлә – икътисадны активлаштыруда һәм эшлекле активлыкны торгызуда төп рольләрнең берсе булган бизнеска инфраструктур ярдәм күрсәтү. Республикада сәнәгать инфраструктурасының 100 объекты төзелгән һәм якындагы елларга Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына юлламасында яңгыраган өстенлекле бурыч – сәнәгать инфраструктурасы объектлары эшенең нәтиҗәлелеген арттыру. Бу атнада эшче төркем утырышы кысаларында Татарстанның 4 районы вәкилләре «Муниципаль районнарда сәнәгать паркларын һәм мәйданчыкларын үстерү турында» доклад белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International