Татарстан Республикасы мисалында интеллектуаль милек үсешенә дәүләт ярдәме

2020 елның 25 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Киреева «Интеллектуаль милекне капитальләштерү: радикаль гамәлләргә кагылышлы таләп» панель дискуссиясе кысаларында Kazan Digital Week-2020 онлайн-форумында катнашты һәм Татарстанда интеллектуаль милек үсешенә дәүләт ярдәме турында сөйләде.

Бүген, Киреева сүзләренчә, инновацияләр искесеннән баш тартырга курыкмаган урыннарда барлыкка килә. Шуңа бәйле рәвештә беренче планга матди булмаган активлар – интеллектуаль милек тәкъдим ителә. Татарстан бу юнәлештә алдынгы төбәк, интеллектуаль милекне патентлау һәм коммерцияләштерү өлкәсендә республика компанияләренең уңышлары һәм казанышлары шул хакта дәлилли.

Инновацияле мохит булдыру өчен фәнсыешлы продукция өлешен үстерү һәм интеллектуаль милек өлкәсен үстерү мөһим шарт булып тора, ә аның нәтиҗәләре белән дөрес идарә итү илкүләм приоритетка әверелергә тиеш, һәм монда компетенцияләрнең дәрәҗәсен күтәрү, субъектлар һәм бизнес арасындагы элемтәләрне җайга салу буенча комплекслы һәм уртак эш мөһим.

Бүген Татарстанда инновацияле эшчәнлекне үстерү һәм интеллектуаль милек белән идарә итү мәсьәләләрен җайга салучы законнар һәм оештыру характерындагы чаралар комплексы гамәлгә ашырылды.

Татарстан Республикасын илнең башка субъектлары арасында интеллектуаль милек базарын үстерү һәм идарә итү буенча гамәлдәге программа сәясәте аерып тора. 2016 елдан биредә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасының икътисадый үсеше һәм инновацияле икътисады» дәүләт программасының «2016-2021 елларга Татарстан Республикасында интеллектуаль милек базарын үстерү ярдәмче программасы» гамәлгә ашырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүгенге көндә бу патентлаштыру базарын үстерү буенча төбәктә Россиянең бердәнбер стратегик документы.

Программа кысаларында уздырылган чаралар нәтиҗәсендә узган ел республикада интеллектуаль милекнең барлык объектлары буенча заявкалар күләме арткан, бу хакта Роспатентның рәсми мәгълүматлары да раслый, аның нигезендә Татарстан патентларга бирелгән гаризалар саны буенча Идел буе федераль округында 1 нче урында һәм илнең барлык субъектлары арасында 4 нче урында тора.

Шулай ук интеллектуаль милек формалаштыру процессында республиканың эре предприятиеләре, фәнни оешмалары һәм югары уку йортлары мөһим роль уйный – В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ (өч ел эчендә 782 гариза), «КАМАЗ» ГАҖ (194 берәмлек), «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының РКХ» ДАСУ (41 берәмлек), А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИ (235 берәмлек), Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты (155 берәмлек), Казан (Идел буе) федераль университеты (105 берәмлек).

Индира Киреева патентлаштыру базарын үстерү проблемаларына да басым ясады. Проблемалы мәсьәләләр арасында иң мөһиме – матди булмаган активларны бәяләүнең катлаулылыгы.

Республикада мондый тәҗрибә бар. Яр Чаллы шәһәрендәге «КОРА» ҖЧҖ компаниясе кредит белән тәэмин итү сыйфатында матди булмаган активларны тәкъдим итү өлкәсендә пионер булды. Кредит оешмалары белән уңышлы хезмәттәшлек итү компаниягә керем генерацияли һәм табыш китерә торган, булган патентларны бәяләргә мөмкинлек бирде (34 патент хуплана, 21 патент производствода кулланыла, һәм еллык керем 250 мең сум тәшкил итә).

Кадрлар әзерләү системасына аерым игътибар бирелде. Интеллектуаль милек базарын формалаштыру һәм алга таба үстерү төрле өлкәләрдә: бухгалтер исәбе һәм аудит, юриспруденция, финанс хисаплылыгы, салым салу, матди булмаган активларны бәяләү кебек киң компетенцияләргә ия профессиональ кадрлар әзерләү системасын булдырмыйча мөмкин түгел.

Шуңа бәйле рәвештә Икътисад министрлыгы тарафыннан 2017 елдан бирле республика предприятиеләре белгечләре өчен белем бирү чаралары үткәрелә. Уку процессы Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә матди булмаган активлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне исәпкә ала.

Моннан тыш, министр урынбасары икътисадны цифрлаштыру чорында интеллектуаль милек өлкәсен үстерү җитди ведомствоара көч һәм барлык дәрәҗәләрдә гамәлләр координацияләүне таләп итә, дип тә ассызыклады. Аерым алганда, федераль структуралар тарафыннан бу юнәлештә РФ субъектларында интеллектуаль эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм индивидуальләштерү чараларына хокуклар белән идарә итү буенча тәкъдимнәр кертү рәвешендә конкрет адымнар ясалган инде. Узган ел Татарстан субъектларның берсе булып РФ Икътисадый үсеш министрлыгы һәм Роспатент белән төбәкләрдә интеллектуаль милек буенча күрсәтмәләр кертү буенча өч яклы килешү имзаланган.

Республика бу өлкәдә ирешелгән нәтиҗәләрне арттыруын дәвам итә. Имзаланган өч яклы килешү кысаларында Татарстан алдында 2024 елга кадәр интеллектуаль милек объектларына халыкара гаризалар санын арттыру бурычы тора. Әлеге инициатива бездәге җитештерүчеләрнең мәнфәгатьләрен якларга һәм продукцияне чит ил базарларына чыгаруда ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International