Татарстанда эшкуарлар өчен «Процент ставкасын субсидияләү» программасы эшли башлады

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы эшкуарлар өчен республика икътисадын торгызуга юнәлдерелгән чаралар пакетына кертелгән «Процент ставкасын субсидияләү» программасын эшләтеп җибәрде. ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 28 сентябрендәге 875 номерлы карары белән расланган программа буенча гаризалар 2020 елның 1 октябреннән башлап кабул ителә башлаячак.

Чара эшкуарларның максималь киң аудиториясенә исәпләнгән. Икътисадның урман хуҗалыгы, эшкәртү эшчәнлеге, төзелеш, мәгълүмат һәм элемтә өлкәләрендә эшчәнлек башкара торган реаль секторыннан һәм икътисадның башка секторларында эшчәнлек алып баручы оешмалар ярдәм алырга мөмкин. Моннан тыш, субсидияне сәнәгый паркларның резидентлары һәм идарәче компанияләре, экспортка юнәлдерелгән кече һәм урта бизнес субъектлары, шулай ук инвестиция максатларына юнәлдерелгән кредитлары булган эшкуарлар алырга мөмкин.

Программа шартлары буенча кредитны субсидияләү максаты әйләнештәге акчаларны тулыландыру яки төп чаралар сатып алу, инженерлык инфраструктурасы яки эшчәнлек биналары, корылмалары төзү (үзгәртеп кору) яки инвестиция проектларын гамәлгә ашырудан гыйбарәт булырга тиеш. Программа шартларына туры килә торган эшкуарларга 2020 елның 1 гыйнварыннан башлап 30 ноябренә кадәрге чорда кредитлар буенча алар түләгән барлык процентлар 5 миллион сумлык максималь субсидия күләмендә капланачак.

Субсидия алу өчен гамәлдәге кредит килешүе булырга тиеш. Гаризалар «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм итү һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» ДКУ тарафыннан 2020 елның 1 октябреннән башлап, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9.00-18.00 сәгатьләрдә, җомга көнне 9.00-16.45 сәгатьләрдә, түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55, 521 кабинет.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен 8 (843) 222-57-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International