Республика микрофинанс ярдәме программалары ярдәмендә Татарстан эшкуарлары 720 млн. сум алган

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

Ел башыннан бирле ТР Икътисад министрлыгына караган Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган микрофинанслау программалары буенча республика бизнесы 720 млн.сумнан артык суммага кредит акчаларын җәлеп иткән.

Хәзерге вакытта республика эшкуарлары өчен 4 ташламалы микрофинанс продукты эшли. «Бер процентлы» микрозаймы пандемия чорында эшли башлады һәм икътисадның зыян күрүчеләр исемлегенә кермәгән КУЭ субъектларына, шулай ук тискәре кризис нәтиҗәләрен тойган тармакларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

24 августтан башлап, Татарстанда республика икътисадын торгызуга һәм җанландыруга юнәлдерелгән өстәмә ярдәм чаралары пакеты эшли башлады, анда тагын 3 ташламалы микрозайм кергән. «Перезагрузка»  программасы 3 елга кадәр срокка 300 меңнән 5 млн сумга кадәр кредит алу мөмкинлеген күздә тота. Программа шартлары буенча, микрозаймнан икътисадның реаль секторында эшли торган КУЭ категорияләренең барысы да файдалана ала, ул эшкуарлык максатларына тотыла торган нигезле теләсә кайсы чыгымнарга бирелә.

«Старт» микрозаймы ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан үз эшен ачарга теләгән югары уку йортын тәмамлаучыларга һәм  студентларга ярдәм итү өчен махсус эшләнгән. Микрозаймга заявканы, эшкуарлык максатлары өчен нигезләнгән теләсә кайсы чыгымнарга алырга мөмкин. Займ суммасы РФ Үзәк банкының төп ставкасына тигез процент белән 3-24 айга кадәр срокка 100 меңнән 500 мең сумга кадәр бирелә. Займны чыгарылыш укучылар югары уку йортын тәмамлаганнан соң 12 ай дәвамында алырга була, шул ук вакытта алар 6-12 ай эчендә КУЭ субъектлары буларак теркәлгән булырга тиеш.

КУЭның экспорт юнәлешле вәкилләре өчен «Развитие» микрофинанс продукты эшләнде. Программа шартлары буенча кредит алучыларның әлеге төркеме өчен экспорт эшчәнлеген гамәлгә ашыру кредит максаты булырга тиеш. Субъект РФ ҮБ төп ставкасының яртысына тигез булган процент белән - 3-24 айга кадәр срокка 1-5 миллион сумлык микрозайм алырга мөмкин.

Бүген Эшкуарлыкка ярдәм фонды тарафыннан 720 млн сумлык микрофинанс алуга 450 гариза канәгатьләндерелгән, шуның 27 млн сумы өстәмә чаралар пакетына кергән бурычка туры килә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта микрозаймнар алу өчен гаризаларның күбесе ФАСТТРЕК.РФ порталы аша рәсмиләштерелә. Портал эше нәтиҗәсендә, гариза биргән мизгелдән башлап эшкуар счетына акча күчергәнчегә кадәр, кайбер очракларда берничә сәгать вакыт уза. ФАСТТРЕК.РФ порталы республиканың уникаль проекты булып тора һәм эшкуарларның ярдәм чараларына һәм онлайн киңлектә дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек итү өчен булдырылган. Портал «бердәм тәрәзә» форматында эшли, гариза бирергә һәм аның үтәлешен «Шәхси кабинет»та читтән торып тикшерергә мөмкин.

8 (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итеп, республикада гамәлдә булган ярдәм чаралары буенча консультация алырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International