ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

ВКС режимында атна саен үткәрелә торган утырыш кысаларында Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча эшче төркем әгъзалары икътисадый үсеш факторлары һәм закон яңалыклары турында  фикер алышты.


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Төбәк сәяси советы президиумы һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә илкүләм  проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиянең уртак утырышы узды, чара барышында 2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм максатчан күрсәткечләре һәм 2021 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

Төбәкнең гарантия оешмалары илнең туризм индустриясен үстерергә ярдәм итәчәк. КУЭ корпорациясе Ростуризм белән берлектә туризм өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итүнең яңа механизмнарын гамәлгә ашыру буенча «юл картасын» имзалады.


25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгына ярдәм һәм аны үстерү программаларын гамәлгә ашыру үзәге» дәүләт казна учреждениесенең коллегия ятурышы булып узды. Чара Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды.

Федераль һәм республика бюджетлары акчалары уңайлы мохит үсешенә, төзелешкә һәм башка проектларга тотылачак.


22
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эш төркеменең атналык утырышлары кысаларында фараз күрсәткечләренә ирешү турында фикер алыштылар.

Билгеле булганча, икътисадта кризис вәзгыяте интернет-сәүдәнең тотрыклы үсешенә этәргеч булды. Ozon, Wildberries һәм KazanExpress онлайн-платформаларында республика тәэминатчыларының саны 5 меңгә кадәр арткан, аларның сату әйләнеше 4,2 млрд сум тәшкил иткән. 


21
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын алга таба гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чара «Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын гамәлгә ашыру чаралары, шул исәптән «регуляторной гильотины» механизмын гамәлгә кертү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә законнарны җайга салуның үзгәрешләре турында» темасына түгәрәк өстәл кысаларында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Узган ел ахырына Татарстанда үзмәшгульләр саны 100 меңне узып киткән – 2021 елның 11 гыйнварына аларның саны 102 435 кешегә кадәр арткан. Үзмәшгульләр саны арту белән бергә аларның тулай суммар кереме дә 16,8 млрд.сумга кадәр арткан.

Velvette Marine катерларын җитештерү буенча Татарстан предприятиесе ТР Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структуралар ярдәмендә Германиянең экспорт базарына чыга. 21 гыйнварда Velvette 24 Euphoria катеры беренче мәртәбә Гамбургка озатылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International