Velvette Marine катерларын җитештерү буенча Татарстан предприятиесе ТР Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структуралар ярдәмендә Германиянең экспорт базарына чыга. 21 гыйнварда Velvette 24 Euphoria катеры беренче мәртәбә Гамбургка озатылачак.
Velvette Marine компаниясе 2007 елдан бирле эшли. Бүген компания Россиядә катер һәм яхта җитештерүче булып тора, бренд Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә танылган һәм сыйфатлы дип санала. Предприятие Яр буе Морквашы сәнәгать зонасында урнашкан. Дөньяның 11 илендә товар белән тәэмин итү географиясе бар. 1000нән артык катер һәм яхта чыгарылган инде. Velvette Marine Туры инвестицияләр фондына керә.
Агымдагы елда компания Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды структурасына кергән Экспортка ярдәм үзәгенә Евросоюз илләре базарына чыгу өчен кирәкле булган Европа сертификатын алуда ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Европа ярашлылык сертификатын алган вакытта Үзәк тарафыннан финанслашу суммасы 1 млн. сум тәшкил иткән, тагын 341 мең сум – предприятиенең шәхси акчалары. Хезмәттән барлык эшкуарлар да отышлы финанслашу шартларында файдалана ала: чыгымнарның 80%ы, ләкин 1 миллионнан да артыграк булмаган күләмен Фонд тәэмин итә һәм чыгымнарның нибары 20%ы өчен генә предприятие үзе җавап бирә.
ТР Икътисад министрлыгы ярдәме белән компания үзе өчен яңа сату базары ачты – дистрибьютор контракты кысаларында практик һәм стильле катер Германиягә җибәреләчәк.
Республика эшкуарларының экспорт эшчәнлегендә ярдәм итү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, илкүләм проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 175 эшкуар экспортка чыгарылган. Үзәк тарафыннан теләкләшлек күрсәтелгән Татарстан җитештерүчеләренең экспорт күләме АКШ доллары белән 33 млн артык.
Моннан тыш, Эшкуарлыкка ярдәм фонды җитештерүчегә продукцияне маркетингта алга этәрүдә 300 мең сумлык ярдәм күрсәткән. Исегезгә төшерәбез, продукцияне популярлаштыру һәм алга этәрү өчен Татарстан эшкуарлары сайт булдыру, логотип, фирма стиле, шрифт, компаниянең брендбукын эшләү, шулай ук контекстлы һәм башка интернет-реклама урнаштыру һ.б. кергән сигез пакет чишелешенең берсен сайлый ала.
8 (843) 524-90-90 телефоны буенча продукцияне чит ил экспорт базарларына чыгару һәм республикада гамәлдә булган бизнеска ярдәм итү чаралары буенча консультация алырга мөмкин.