Онлайн-платформаларда республика тәэминатчыларының саны 5 меңгә кадәр арткан

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Билгеле булганча, икътисадта кризис вәзгыяте интернет-сәүдәнең тотрыклы үсешенә этәргеч булды. Ozon, Wildberries һәм KazanExpress онлайн-платформаларында республика тәэминатчыларының саны 5 меңгә кадәр арткан, аларның сату әйләнеше 4,2 млрд сум тәшкил иткән. 

Татарстан Республикасында e-commerce секторының эре компанияләрен җәлеп итү буенча планлы эш алып барыла. Узган елда Ozon һәм Wildberries эре логистика үзәкләре ачылды. Яңа хабларны ачу республика җитештерүчеләренә транспорт, склад биналарын арендалау чыгымнарын шактый киметергә һәм, гомумән, бизнес-процессларны оптимальләштерергә мөмкинлек бирде. Шулай ук, яңа товар бүлү үзәкләре ярдәмендә, Татарстанда заказлар китерү тизлеге дә арткан. Әгәр элегрәк төбәктә яшәүчеләр сатып алынган әйберләрен 2-3 көн дәвамында алса, хәзер локаль складлардан товарлар икенче көнне үк китереләчәк. 

Татарстанның KazanExpress компаниясе шулай ук Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге территориясендә гомуми мәйданы 10 мең кв. метр (1 нче чираты) булган логистика комплексы төзелүе турынд алхәбәр җиткерде. Комплекс заказларны саклау һәм эшкәртү бүлмәләрен үз эченә алачак, бу төбәктәге тәэминатчыларның һәм интернет-ритейлерның товар берәмлекләре санын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Татарстанда e-commerce өлкәсендә масштаблы инвестиция проектларын гамәлгә ашыру республикада электрон сәүдәне үстерү өчен уңай мохит булуын күрсәтә. Моңа республика җитәкчелеге тарафыннан төбәк инфраструктурасын: инженерлык, логистика, цифрлы өлкәләрне камилләштерүгә алынган юнәлеш тә ярдәм итә.

Моннан тыш, республикада эре интернет-ритейлерлар белән берлектә даими нигездә маркетейсларда бизнес төзүгә, электрон мәйданчыкларның эш принциплары һәм өстенлекләре белән танышуга, аларның тәэмин итү һәм сату белән идарә итү өлкәсендә мөмкинлекләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән укыту семинарлары үткәрелә. Эшкуарлар маркетинг коммуникацияләре һәм бушлай инструментлар ярдәмендә продукцияне ничек дөрес итеп җитештерергә һәм алга этәрергә, товар әйләнешен ничек арттырырга кирәклеген беләчәк.

Шулай ук товарларны электрон сату каналлары аша сатучы эшкуарларга ярдәм итү өчен, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан продукцияне бушлай таныту һәм сертификацияләү буенча хезмәт күрсәтү дә каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International