Татарстан үзмәшгульләренең гомуми кереме 16,8 млрд. сум тәшкил иткән

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Узган ел ахырына Татарстанда үзмәшгульләр саны 100 меңне узып киткән – 2021 елның 11 гыйнварына аларның саны 102 435 кешегә кадәр арткан. Үзмәшгульләр саны арту белән бергә аларның тулай суммар кереме дә 16,8 млрд.сумга кадәр арткан.

Шуның белән бергә, әлеге категория эшкуарларының 2 ел эшләү дәверендә актив үсүенә бәйле рәвештә, аларны ташламалы финанслау һәм бизнес алып бару өчен кирәкле башка ярдәм чаралары белән тәэмин итү мәсьәләсе калкып чыга.

Әйтик, 2020 елның 1 декабреннән башлап, ТР Икътисад министрлыгы тарафыннан «Үзмәшгульләр» микрозаймы эшли башлады. Ул шәхси эшкуар булмаган һәм махсус салым – «һөнәри керемгә салым» режимын кулланучы физик затлар өчен эшләнгән. Программа таләпләрен канәгатьләндерүче гражданнар өчен, елына 6% ставка белән табышка «Һөнәри керемгә салым» буенча салым алына торган эшчәнлекне алып баруга кирәкле барлык чыгымнарга 3 айдан 24 айга кадәр 500 мең сумга кадәр акча алу мөмкинлеге бар. Шул ук вакытта Татарстан Республикасы Гарантия фонды микрозайм суммасының 50%ына кадәр поручительлек бирә.

Моннан тыш, Татарстандагы үзмәшгульләре «Минем бизнес» үзәге һәм «Сыналган бизнес» интернет-ресурсы белгечләреннән мәгълүмати-консультацион ярдәм алырга мөмкин. Иминият кертемнәрен түләү, кушымтадан файдалану һәм алыш-биреш буенча чек бирү, юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар белән килешү төзү механизмнарына бәйле барлык мәсьәләләрдә консультация алырга мөмкин.

Үзмәшгульләр өчен әлеге чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Агымдагы елда «Һөнәри керемгә салым» түләүчеләр өчен ташламалы финанс инструментларыннан файдалану мөмкинлеге киңәйтеләчәк, укыту программалары саны арттырылачак, маркетинг хезмәте күрсәтеләчәк. Ярдәм чараларын гамәлгә ашыру легаль эшкуарлык мохитенә тагын да күбрәк гражданнарны җәлеп итү өчен уңай шартлар тудырачак.

Шулай ук Татарстан Республикасында әлеге салым режимы 2021 елның 1 гыйнварыннан башлап Россиянең бөтен территориясе буенча гамәлдә булудан туктаган ЕНВД альтернативаларының берсе булып тора. Эшкуар, ялланган хезмәткәрләре булмаган һәм аның эшчәнлеге, үз җитештергән продукциядән тыш, товарлар сату белән бәйле булмаган очракта, «Һөнәри керемгә салым» сайларга хокуклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International