Икътисад министрлыгында дәүләт контроле реформасы кысаларында Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР Икътисад министрлыгында Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын алга таба гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Чара «Татарстан Республикасында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге реформасын гамәлгә ашыру чаралары, шул исәптән «регуляторной гильотины» механизмын гамәлгә кертү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә законнарны җайга салуның үзгәрешләре турында» темасына түгәрәк өстәл кысаларында видеоконференцэлемтә режимында узды.

Чарада Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Лицензияләү, контроль-күзәтчелек эшчәнлеге, аккредитация һәм үзкөйләнеш өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Александр Вдовин, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев һәм Татарстан Республикасының контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре катнашты.

Александр Вдовин үз докладында контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге төп закон яңалыклары турында җиткерде (презентация белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин). Контроль-күзәтчелек эшчәнлеген реформалаштыру контроль-күзәтчелек эшчәнлегенә карата профилактик чараларның өстенлекле юнәлешенә юнәлдерелгән. Яңа җайга салу 8 яңа тикшерү чарасын (үз-үзеңне тикшерү, профилактик визит, намуслылыкны стимуллаштыру чаралары һ.б.) күздә тота, контроль-күзәтчелек чаралары өлешендә мониторинглы сатып алу, контроль сатып алу, инспекция визиты, рейд тикшерүе, сайлау контроле кебек чаралар барлыкка килә.

Шулай ук Алексей Вдовин 2020 елның декабрендә Россия Дәүләт Думасы тарафыннан 1 укылышта 108 тармак законына, аның һәр дәрәҗәсендә (федераль, төбәк һәм муниципаль) контроль һәм күзәтчелек предметын бәян итү өлешендә үзгәрешләр кертүне күздә тоткан «спутник» закон проекты кабул ителүен билгеләп үтте. Кайбер контроль һәм күзәтчелек төрләре өчен, мәсәлән, профилактик һәм контроль (күзәтчелек) чараларының үзенчәлекләре билгеләнәчәк.

Айрат Шәмсиев контроль-күзәтчелек эшчәнлеген җайга салу буенча республикада «юл картасы» белән расланган чараларны 2020 елда гамәлгә ашыру эшен оештыру турында доклад белән чыгыш ясады. Айрат Шәмсиев үзенең докладында «Сыналган бизнес» мәгълүмат ресурсы турында искә төшерде, ул бизнеска гамәлдәге законнар таләпләре турында оператив мәгълүмат бирергә мөмкинлек бирә. 2016 елдан юридик затларга, шәхси эшкуарларга контроль-күзәтчелек чараларын үткәргәндә белдерелә торган зарури таләпләрнең җыелма исемлеге актуальләштерелә, ул Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган, дип билгеләде.

Катнашучылар шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендәге законнар нигезендә җайга салуга кагылышлы проблемалы мәсьәләләр буенча да фикер алышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International