ТР Икътисад министрлыгында фаразланган күрсәткечләргә ирешү турында фикер алыштылар

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы икътисадының тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыру буенча эш төркеменең атналык утырышлары кысаларында фараз күрсәткечләренә ирешү турында фикер алыштылар.

Чара ТР Икътисад министрлыгында видеоконференция режимында министр урынбасары Олег Пелевин рәислегендә узды.

Көн тәртибенә күчкәнче, Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, агымдагы елда Татарстан Республикасы алдында билгесезлекнең югары дәрәҗәсе саклану шартларында икътисадый үсешне торгызу буенча җитди бурыч тора.

Тулаем алганда, 2021 елга план күрсәткече – тулай төбәк продуктының үсеше 3,9%ка арткан. Татарстанда икътисадый үсешне тәэмин итү факторлары түбәндәгеләр булырга тиеш:

- яңа инвестиция циклын гамәлгә ашыру;

- эшлекле климатны яхшырту;

- кече һәм урта эшкуарлык секторын үстерү;

- сату базарларын киңәйтү;

- икътисад тармакларының нәтиҗәлелеген арттыру һәм хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү;

- илкүләм проектларны гамәлгә ашыру.

Әлеге үсеш факторлары, шул исәптән, ил Президенты катнашында узган РФ Дәүләт Советы утырышында да җентекләп каралды һәм узган атнаның шимбәсендә Р.Миңнеханов катнашындагы традицион республика киңәшмәсендә тәкъдим ителде.

Шулай ук һәр фактор буенча максатчан күрсәткечләр билгеләнгән һәм аларга ирешү буенча чараларны гамәлгә ашыру каралган.

Киңәшмәнең төп көн тәртибендә Татарстан муниципаль районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарларының докладлары булды, анда агымдагы елга фараз күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итү өчен кирәкле проблемалы мәсьәләләр һәм аларны хәл итү буенча тәкъдимнәр билгеләп үтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International