Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада 2021 елда гамәлгә ашырыла торган ярдәм чаралары турында сөйләде

2021 елның 8 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республиканың кече һәм урта бизнесына 2021 елда гамәлгә ашырылачак яңа ярдәм чаралары турында сөйләде. Алар арасында микрофинанслау, субсидияләү, үзмәшгульлләргә грант ярдәме һәм гарантияле поручительлек программалары бар. Чаралар Татарстан эшкуарларының реаль ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган.  

Агымдагы елда республикада бизнеска ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру дәвам иттереләчәк, алар Татарстан эшкуарларының реаль ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган.

Татарстан эшкуарлары арасында иң популяры – ташламалы финанслау. Ул эшкуарларның киң даирәсенә юнәлдерелгән. Ел башыннан бирле микрофинанслау программалары буенча Татарстан бизнесы 350 млн сум күләмендә бурыч алган, гамәлдәге кредит портфеле 2 млрд сум тәшкил итә.  Республика эшкуарлары арасында иң популяр программалар булып  «Перезагрузка»микрозайм кала бирә, аны икътисадның реаль секторында эшләүче барлык кече һәм урта эшкуарлык субъектлары да алырга мөмкин, ул заемчылар тарафыннан нигезләнгән эшкуарлык максатларына тотылган теләсә нинди чыгымнарга бирелә.

 1 июньнән ташламалы финанслау мөмкинлеген арттыру максатында, әлеге программа буенча максималь ставка РФ ҮБ төп ставкасы – 5%ка кадәр киметелгән, элек ул 6% иде. «Үзмәшгульләр» программасы буенча да ставка шул ук дәрәҗәгә төшерелгән, микрозаймнан махсус салым режимын куллана торган физик затлар файдалана ала.

Татарстанның экспортка юнәлдерелгән эшкуарлары өчен  «Экспортер» займы бар. Программа шартлары буенча, займ суммасы 0,1 процент ставкасы белән 24 айга кадәрле срокка 5 млн. сумга кадәр тәшкил итә.

Тагын бер микрофинанс продукты – «Социаль эшкуар», ул социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары 3 айдан 24 айга кадәр кредит бирү срогы белән 300 мең сумнан 5 млн сумга кадәр микрозайм алырга хокуклы.

Эшкуарлар өчен заем акчаларыннан файдалану мөмкинлеген арттыру максатларында, ТР Гарантия фонды кредит оешмалары алдындагы йөкләмәләр буенча поручительство бирә.  Бүген Фонд 640 млн. артык суммага поручительлек бирә, ә бизнеска җәлеп ителгән кредитлар суммасы 4 млрд.сум булган.

Республикада быел кредит бизнесы өчен «Гарантия агымы» цифрлы онлайн-сервисы эшли башлады, ул Россиядә Гарантия фонды поручительлеге белән онлайн-кредит бирү буенча беренче тәҗрибә булып тора. Сервис ике эш көне эчендә онлайн-кредит бирү сегментында иң аз процент белән займ алу мөмкинлеген бирә.

Татарстан Республикасының Региональ лизинг компаниясе тарафыннан республика проектлары өчен 2,6 млрд. сумлык җиһазлар финансланган.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп узганча, республикада даими рәвештә бизнеска ярдәм итүнең гамәлдәге программаларын камилләштерү өстендә эшлиләр, пандемия чорында бизнеска гамәлдәге кредитларның процент ставкасын субсидияләү һәм азык-төлек продуктлары китерү буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарын йөз процент дәрәҗәсендә субсидияләү кебек программаларга ихтыяҗ зур булган. Чикләүләр дәвам иттерелү һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге гаризалар нигезендә, программаны гамәлгә ашыруны озайтырга дигән карар кабул ителде, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары ризык китерү сервислары комиссияләрен түләүгә бәйле чыгымнарны компенсацияләүгә исәп тота ала.

 «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларындаТР Икътисад министрлыгы ярдәм итүнең финанс чараларын гамәлгә ашыруны дәвам иттерәчәк – бу субсидия, гарантия йөкләмәләре, микрозаймнар.

2021 елда үзмәшгульләр һәм социаль эшкуарлар өчен 100 мең сумга кадәр грант ярдәме күрсәтү планлаштырыла.

Шулай ук үзмәшгульләр, яңа эш башлаучылар һәм гамәлдәге эшкуарлар категорияләре өчен дә финанс булмаган ярдәм чаралары күрсәтеләчәк. Шулай итеп, үзмәшгульләр өчен ярминкәләрдә катнашу, продукцияне маркетплейсларга урнаштыру һәм консультация хезмәтләре күрсәтү буенча хезмәт күрсәтү каралган.

Яңа эш башлаучы эшкуарлар өчен җиңел старт алу һәм бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру максатында белем бирү, консультация ярдәме, юридик ярдәм каралган. Гамәлдәге бизнеска ярдәм итү өчен үз эшеңне үстерүгә һәм масштаблаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы гамәлгә ашырылачак.

Белешмә өчен: бүген кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә, шәхси эшкуарларны һәм үзмәшгульләрне исәпкә алып, 663 мең кеше эшли (юридик затлар һәм шәхси эшкуарлар – 536 мең кеше, үзмәшгульләр –127 мең кеше).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International