Татарстанда хөрмәдән кондитер әйберләре җитештерүче предприятие Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм ведомство карамагындагы структуралар ярдәме белән Казакъстан һәм Белоруссиянең экспорт базарына чыга. Планда – 2022 елгы Футбол буенча дөнья чемпионаты өчен тәм-томнар белән тәэмин итүгә Катар белән контракт төзү.
Арабик групп компаниясе 2 ел элек оешкан. Фирма табигый ингредиентлар нигезендә кондитер эшләнмәләре җитештерә: шоколадка салынган миндальле хөрмәләр, йомшак карамель, җиләк-җимеш кагы һәм башка тәм-томнар. Предприятие Биектау районында урнашкан.
Бер ел элек компания Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды структурасындагы Экспортка ярдәм үзәгенә чит ил базарына чыгу өчен ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.
Фирмага төрле яклап ярдәм күрсәтелгән: презентация материаллары тәрҗемә итегән, чит телдә сайт булдырылган, күргәзмәләрдә катнашу (UzFood 2021) һәм башка бик күп хезмәтләр күрсәтелгән. Экспортка ярдәм үзәгеннән ярдәм алып, Арабик групп предприятиесе уңышлы гына экспортка чыккан. Мәсәлән, узган ел компания Казакъстанны экспорт белән тәэмин иткән.
Республика эшкуарларының экспорт эшчәнлегендә ярдәм итү «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Экспортка ярдәм үзәге ярдәме белән бу ел башыннан бирле 42 кече һәм урта эшкуарлык субъекты 10 миллион долларга экспорт контрактлары төзегән.
843) 222-90-60 (өст. 272) телефоны буенча продукцияне чит ил базарларына чыгару һәм республикада гамәлдә булган экспортерларга ярдәм итү чаралары буенча консультация алырга мөмкин.
https://fpprt.ru/hochu-vyjti-na-eksport/