Министрлык конкуренцияне үстерүнең юл картасына өстәмә базарлар эстәү эшен алып бара

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Конкурентлы мохитне үстерү, товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү сыйфатын яхшырту, шулай ук республиканың икътисадый үсешен тәэмин итү максатларында Икътисад министрлыгы тарафыннан, республиканың дәүләт хакимияте органнары һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә, икътисадның төрле тармакларында конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча юл картасын (Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 31 августындагы 306 номерлы боерыгы белән расланган) актуальләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләнде.

Үзгәрешләр халыкның сәнгать кәсепчелеге, җиләк-җимеш культуралары, спорт объектлары, финанс инструментлары, эчке туризм, югары технологияле җитештерү базарлары исемлеген киңәйтү өлешендә дә кагылачак. Хәзерге вакытта Юл картасына 41 базар кертелгән.

Бу әлеге базарларда җаваплы министрлык яки ведомство күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртырга, шәхси секторны үстерергә, өстәмә рәвештә эшкуарлык активлыгына этәргеч бирергә мөмкин булган төгәл сан күрсәткечләре белән чаралар планын эшләячәк дигән сүз.

Бүгенге көндә әлеге чараларны эшләү буенча актив эш алып барыла.

Хөрмәтле эшкуарлар , товарлардан һәм хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар, сезнең өчен Министрлыкның рәсми сайтында «Конкуренция үсеше» бүлегендә Юл картасы проекты белән танышу мөмкинлеге бар:  https://mert.tatarstan.ru/materiali-po-realizatsii-standarta-razvitiya-626238.htm һәм үз тәкъдимнәрегезне 20 августка кадәр  konkur.mert@tatar.ru адресы буенча җибәрә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International