Татарстан Икътисад министрлыгында министрның тагын бер беренче урынбасары билгеләнде

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Элегрәк ведомство министры урынбасары вазыйфасында эшләгән Олег Пелевин Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тиешле күрсәтмәне имзалаган.

«2021 елның 1 сентябреннән Олег Владимирович Пелевинны Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары вазыйфасына билгеләп куярга, элегрәк биләгән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары вазыйфасыннан азат итәргә», – диелә хокукый мәгълүмат порталында.

Хәзерге вакытта беренче урынбасар вазыйфасын Сибгатуллин Рөстәм Рәфкать улы били. Ул шулай ук Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты җитәкчесе дә булып тора.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International