Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды төбәкнең «Минем бизнес» үзәгендә үзмәшгульләр өчен «Уңышлы бизнес алып бару өчен фотога төшерү» дип аталган укулар үткәрәчәк. Яшь һәм тәҗрибәле фотографлар фотога төшерү буенча осталыкларын арттыра алачак.
Татарстанда 134,5 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Мондый нәтиҗәгә ирешү дәүләт ярдәме чаралары комплексы, бизнес өчен уңайлы мохит булдыру юнәлешендә республиканың актив эшчәнлек алып баруы аркасында мөмкин булды.
19 августта узачак фотога төшерү буенча мастер-класста катнашучылар бизнес-портретларны ничек төшерергә, фотода продуктны ничек күрсәтергә (тенденцияләр һәм хаталар), кызыклы һәм төрле сторисларны ничек төшерергә, яхшы контент-мейкерны ничек табарга, төшерүнең сыйфаты нинди параметрлар буенча бәяләнүе, уңышлы ракурсны ничек сайларга, профессионаллар белән эшләргәме яки үзеңә генә хәл итәргәме – шулар хакында беләчәк.
Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә, Татарстанда «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты актив тормышка ашырыла, ул бизнес үсеше өчен уңайлы шартлар тудыра.
Үзмәшгульләр өчен мастер-класс Эшкуар йортында (Казан шәһәре, Петербург ур., 28) узачак. Чара ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының YouTube-каналында трансляцияләнеп, оффлайн форматында планлаштырылган. Катнашу бушлай.
Укуларда катнашу өчен үзмәшгуль сыйфатында теркәлгән булырга һәм әлеге сылтама буенча гариза бирергә кирәк: https://fond-podderzhkikazan.timepad.ru/event/1738671/.
Спикер: Тимур Шәйхетдинов – фотограф, видеограф, режиссер, эшкуар, укытучы. («Видимый Свет» видеопродакшены, «Дари» чәчәкләр остаханәсе, «Видимый Дом» үсеш киңлеге, «Mizu.Казань» аяк киемен эко-юдырту).