Мидхәт Шаһиәхмәтов Баулы районы бизнес вәкилләре белән түгәрәк өстәл үткәрде

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Баулы муниципаль районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкчелегендәге Икътисад министрлыгы делегациясе булды. Эш сәфәренең төп максаты – районның җитештерү предприятиеләре һәм бизнесы эшчәнлеге белән танышу, шулай ук оешмаларга республикада гамәлдә булган дәүләт ярдәме чаралары турында хәбәр итү.

Беренче булып министр «Александровка спирт заводы» ҖЧҖ карап чыкты һәм этилацетат, коры азык чүпрәсе һәм азык-төлек углекислотасы җитештерү буенча яңа инвестиция проекты белән танышты. Җитештерелгән продукцияне Татарстан эчендә, шулай ук күрше Башкортостанда сату планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру өчен кирәкле инвестицияләр күләме 200 млн.сум тәшкил итә, булдырырга планлаштырылган эш урыннары – 120. Предприятие җитәкчелеге белән проектны гамәлгә ашыруның агымдагы статусы һәм булган проблемалы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Киләсе пункт «РИНПО» ҖЧҖ кою цехы булды. Нефть сервисы предприятиесе 2008 елда төзелгән, җитештерү составына кою цехы, детальләрне механик эшкәртү участогы, лаборатория комплексы керә. Визит кысаларында продукция эшләп чыгару күләмен тәүлек әйләнәсе башкарыла торган эш режимына күчү хисабына арттыру, шулай ук мәйданнарны киңәйтү һәм җиһазлар сатып алу хисабына җитештерү егәрлеген арттыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Шуннан соң делегация «Татнефть-Кабель» ҖЧҖ нефть-төягеч кабель җитештерү буенча махсуслашкан предприятиегә юнәлде. Компания продукциясенә нефть-газ чыгару компанияләре тарафыннан ихтыяҗ бар.

Компанияләр җитәкчелеге металлга бәяләр артуына борчыла. Икътисад министрлыгы белгечләре аңлатканча, федераль дәрәҗәдә РФ Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге 988 номерлы карары имзаланган, аның нигезендә эчке базарда металл продукциясенә бәяләр үсешен тоткарлау максатларында, 2021 елның 1 августыннан 31 декабренә кадәр Россиядә кара һәм төсле металларга карата илдән алып чыгу пошлиналары кертелә. Пошлина кертү тышкы конъюнктураның эчке базарга йогынтысын йомшартырга, металл һәм металл продукциясенә бәяләрне үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук визит кысаларында делегация әгъзалары Баулы мебель фабрикасы эшчәнлеге белән дә танышты. Җитәкче белән җитештерүне киңәйтү һәм кирәкле җиһазлар сатып алу өчен финанс ярдәме чаралары турында фикер алыштылар. Баулы мебель фабрикасында корпуслар җыю цехы «Татнефть-Актив» ҖЧҖнең элеккеге бинасында урнашкан, ул Татарстан Республикасы Президенты  Р.Н. Миңнеханов кушуы буенча Баулы районы җирле үзидарә органнарына тапшырылган.

Икътисад министрлыгы вәкилләре «Баулынефть» идарәсенең 2,2 га мәйданлы үзәк склады территориясен һәм буш торган бүлмәләрен карап чыкты. Баулы районы башлыгы һәм «Татнефть» ГАҖ җитәкчелеге белән сәнәгать паркын төзү перспективалары турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, министрлык субъектларга ташламалар һәм ярдәм чаралары бирү – УСН буенча салым ставкаларын киметү, транспорт салымын һәм оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән тулысынча азат итү, кредитлар буенча процент ставкасын һәм электр энергиясенә чыгымнар өлешен субсидияләү, 30 млн.сумга кадәр ташламалы микрозаймнар һәм займнар бирү өчен сәнәгать паркларын аккредитацияләү эшен алып бара.

Делегация шулай ук «Омега» күп профильле компаниясендә дә булды. Компания туристлык бизнесын үстерү өчен 1500 кв. метрлы кунакханә комплексы төзелешен башлау стадиясендә тора. Компаниягә Икътисад министрлыгы һәм аңа караган структуралар тарафыннан тормышка ашырыла торган финанс ярдәме чаралары тәкъдим ителде. Моннан тыш, Министрлык вәкилләре «Безнең ишегалды» программасына кертелгән объектларда да булдылар.

Мидхәт Шаһиәхмәтов шулай ук, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы комиссиясе рәисенең кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү мәсьәләләре буенча  урынбасары Айрат Фәррахов белән берлектә, муниципаль район активы вәкилләре белән «түгәрәк өстәл» үткәрде, анда хәзерге икътисадый вәзгыять, булган проблемалы мәсьәләләр һәм үсеш резервлары турында фикер алышынды.

Аннан соң хакимият органнары вәкилләре районның бизнес-җәмәгатьчелеге белән очрашты, чара шулай ук «түгәрәк өстәл» рәвешендә узды, анда катнашучыларның һәркайсы сорау бирә, инициатива белән чыгыш ясый алды. Көн тәртибендә – бизнесны үстерүгә һәм ныгытуга юнәлдерелгән микрозаймнар, субсидияләр, поручительлекләр, консультация һәм башка финанс булмаган хезмәтләр күрсәтү. Бизнес һәм хакимият вәкилләре арасында җанлы диалог очрашуны нәтиҗәле үткәрергә һәм эшкуарлардан сыйфатлы кире элемтә алырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International