Икътисад министрлыгында Татарстанда конкуренция үсеше мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан Республикасындагы идарәсе белән берлектә дәүләт хакимиятенең тармак башкарма органнары белән киңәшмә үткәрде. 

Очрашу Татарстан Республикасы Президенты каршындагы конкуренцияне үстерү буенча республика комиссиясе утырышына әзерлек кысаларында узды.

Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь төбәк үсешенең төп инструментларының берсе – конкуренцияне үстерүнең мөһим һәм әһәмиятле булуын билгеләп үтте. Эшкуарлыкны үстерү, эшкуарлык эшчәнлегенә этәргеч бирү, административ киртәләрне киметү, дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, икътисадның барлык тармакларында да ярдәм күрсәтү өчен уңай шартлар тудыру зарур.

Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы үз докладларын тәкъдим итте. Татарстан Республикасының товарлар, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәләрендә конкурентлы мохит торышы һәм үсеше, 2019-2022 елларга Татарстан Республикасында конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча чаралар планы («юл картасы») нигезендә төбәк министрлыклары алып бара торган базарларда агымдагы вәзгыять, булган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары тикшерелде.

2021 елга бурычлар һәм конкуренцияне үстерүнең федераль стандартында билгеләнгән төп күрсәткечләргә ирешү фаразлары билгеләнде.

Татарстан Республикасында конкуренцияне үстерүгә ярдәм итү буенча башкарма хакимиятнең вәкаләтле органы – Икътисад министрлыгы. Татарстан Республикасында Стандартны гамәлгә ашыру, шулай ук 2020 ел өчен республика базарларында конкурентлы мохит торышына еллык мониторинг йомгаклары турында мәгълүмат Министрлыкның рәсми сайтында «Конкуренция үсеше» бүлегендә урнаштырылган.

https://mert.tatarstan.ru/materiali-po-realizatsii-standarta-razvitiya-626238.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International