ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Татарстан Икътисад министрлыгы үзенә караган оешмалар җитәкчеләре йөзендә Карачай-Черкес Республикасы делегациясе белән очрашты. Эшлекле очрашу төбәкләрдә бизнеска ярдәм итү тәҗрибәсе һәм инструментлары белән уртаклашырга мөмкинлек бирде.

Казаннан эшкуар Иван Игнатов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан «Бер процентлы» ташламалы микрозаем алучы. Файдалы шартларда микрозаемны ТР Гарантия фонды поручительлеге нигезендә ала алган.

Рәсми статистиканың мәгълүмат ресурслары республика буенча да, муниципаль берәмлекләр буенча да макроикътисадый күрсәткечләрнең фараз күрсәткечләрен төзү өчен нигез булып тора. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары – Социаль-икътисадый мониторинг департаменты башлыгы Роман Әмирханов республика Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте.


29
ноябрь, 2021 ел
дүшәмбе

25 ноябрьдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге төбәк делегациясе составында, агломерацияләрне үстерү мәсьәләсе буенча тәҗрибә уртаклашу максатында, Түбән Новгородка эш визиты белән барды. Делегация составына шулай ук республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре дә керде.

2016 елда моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләү, инвестицияләр җәлеп итү һәм гражданнарның яшәү сыйфатын яхшырту өчен Татарстанда 5 алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе булдырылды. Гомумән алганда, быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча республиканың алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре резидентлары тарафыннан 7 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республиканың яшь эшкуарларына финанс ярдәме күрсәтәчәк. «Старт» микрозаемы ведомствога карый торган Эшкуарлыкны яклау фонды тарафыннан эшләнгән һәм эш башлаучы бизнеска минималь ставка буенча – еллык 4,5% белән ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.


26
ноябрь, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Республикасы делегациясен җитәкләп, Үзбәкстанда «InnoWeek.Uz-2021» халыкара инновацион идеяләр атналыгы эшендә катнашты. Делегация составына шулай ук инновацион инфраструктура субъектлары вәкилләре, шулай ук IT-проектларны гамәлгә ашыручы компания-резидентлар да керде. Шул исәптән «Иннополис» МИЗ резидентлары, «Химград» технополисы, ИТ-парк, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды вәкилләре катнашты.  

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Эшкуарлыкка ярдәм фонды үзмәшгульләр өчен ташламалы ставка буенча  микрозаем бирә. Финанс ярдәмен алучыларның берсе – Кукмара районыннан инглиз теле укытучысы. Алынган акчага Әлмирә Баһаветдинова үз бизнесын – балалар өчен телләргә өйрәтү мәктәбен ачкан.


25
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фонды Экспортка ярдәм үзәге йөзендә Татарстан эшкуарларын Alibaba, eBay һәм башка чит ил маркетплейсларына бушлай чыгарачак.


24
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Үзбәкстанда «Inno Week.uz-2021» халыкара инновацион идеяләр атналыгы «Постпандемия чорында инновацияләр» панель сессиясендә доклад белән чыгыш ясады. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International