Быел Татарстанның алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре резидентлары тарафыннан 7 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

2016 елда моношәһәрләр икътисадын диверсификацияләү, инвестицияләр җәлеп итү һәм гражданнарның яшәү сыйфатын яхшырту өчен Татарстанда 5 алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе булдырылды. Гомумән алганда, быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча республиканың алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре резидентлары тарафыннан 7 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган.

5 ел эчендә Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Зеленодольск һәм Менделеевскта алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыручы 118 резидент тарафыннан якынча 17,5 мең яңа эш урыны булдырылган. Быелның 9 ае нәтиҗәләре буенча гына да резидентлар тарафыннан 7,1 меңнән артык яңа эш урыны булдырылган, шуларның төп өлеше «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясенә туры килә – 6,3 мең хезмәт урыны.

Алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләрендә бизнес алып бару өчен конкурентлы шартлар булдырылган, резидентлар өчен салым ташламалары һәм преференцияләр каралган: табышка салымның киметелгән ставкасы кулланыла (5% – эшчәнлектән беренче табыш алу вакытыннан алып беренче 5 салым чоры дәвамында һәм 12%-13% – алдагы 5 салым чоры дәвамында), оешмалар мөлкәтенә салым түләүдән азат итү, җир салымын түләүдән азат итү һәм 30% урынына 7,6% күләмендә иминият кертемнәренең киметелгән тарифлары (шул исәптән Пенсия фондына – 22% урынына 6%, социаль иминият фондына – 2,9% урынына 1,5% һәм мәҗбүри медицина иминияте фондына – 0,5% урынына 1,5% күләмендә).

Ташлама алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алган көннән алып 10 ел дәвамында гамәлдә була һәм алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе төзелгән көннән алып 3 елдан да соңга калмыйча шундый статус алган резидентларга карата кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International