Икътисад министрлыгы Татарстанның яшь эшкуарларына ярдәм итәчәк

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы республиканың яшь эшкуарларына финанс ярдәме күрсәтәчәк. «Старт» микрозаемы ведомствога карый торган Эшкуарлыкны яклау фонды тарафыннан эшләнгән һәм эш башлаучы бизнеска минималь ставка буенча – еллык 4,5% белән ярдәм итәргә мөмкинлек бирә.

«Старт» микрозаемы студентлар һәм югары уку йортларын  тәмамлаучылар өчен махсус эшләнгән. Программа үз акчаңны җәлеп итмичә бизнес ачуга старт капиталы алырга мөмкинлек бирә. Программа шартлары буенча микрозаемнар эшкуарлык максатларына заемчылар тарафыннан нигезләнгән теләсә нинди чыгымнарга бирелә.

Микрозаем суммасы 3 айдан 24 айга кадәр срокка 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр тәшкил итә, ставкасы – 4,5%. Югары уку йортын тәмамланганнан соң 12 ай дәвамында чыгарылыш укучылары ярдәм алу мөмкинлегенә ия,  шул ук вакытта заемчы кимендә 6 ай дәвамында КУЭ субъекты буларак теркәлгән булырга тиеш.

Гариза бирү шартлары һәм документлар белән җентекләбрәк Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Эшкуарлыкка ярдәм фондының  https://fpprt.ru/ сайтында танышырга мөмкин. «Старт» микрозаемы буенча гаризалар Эшкуарлыкка ярдәм фондында 30 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк.

Финанс җәлеп итүгә гаризаны https://фасттрек.рф/ порталында дистанцион рәвештә бирергә мөмкин. Портал Татарстанның кече һәм урта бизнесына ярдәм итү чараларыннан тиз арада файдалану өчен төзелгән һәм «бердәм тәрәзә» форматында эшли, яисә Эшкуарлыкка ярдәм фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Республикада эшли торган, бизнес өчен ярдәм чаралары буенча консультацияне 8 (843) 524-90-90 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International