Татарстан Республикасы Эшкуарлыкны яклау фондында Карачай-Черкес Республикасы делегациясе белән очрашу булды

2021 елның 30 ноябре, сишәмбе

Татарстан Икътисад министрлыгы үзенә караган оешмалар җитәкчеләре йөзендә Карачай-Черкес Республикасы делегациясе белән очрашты. Эшлекле очрашу төбәкләрдә бизнеска ярдәм итү тәҗрибәсе һәм инструментлары белән уртаклашырга мөмкинлек бирде.

Төньяк Кавказ федераль округыннан килгән республика йөзендә КЧР ССП президенты Диана Хубиева, «Мой бизнес» үзәге директоры Артур Езаов, КЧР Гарантия фонды җитәкчесе Аслан Кнухов катнашты. Делегация составында шулай ук бизнеска ярдәм итү инфраструктурасына керүче профильле ведомстволар җитәкчеләре дә бар иде.

Казанга булган визит кысаларында делегация Эшкуар йортында булды. Кунаклар Икътисад министрлыгына караган Татарстанның Эшкуарлыкка ярдәм фондының структурасы һәм эшчәнлеге белән танышты. Республика коммерциясез оешмасының генераль директоры Айдар Салихов кунакларга эшкуарлык эшчәнлеге субъектлары файдалана алырлык ярдәм чаралары турында сөйләде, аерым алганда, сүз ташламалы микрозаем турында барды.

Әлеге продукт коронавируска каршы кертелгән чикләүләрдән зыян күргән бизнеска ярдәм итү өчен эшләнгән, ул еллык 1% ставка белән 2 еллык срокка кадәр 1 млн сумга кадәр кредит алу мөмкинлеген күздә тота. 200 мең сумга кадәр заем суммасы залогны күздә тотмый һәм эшкуар заявка һәм кирәкле документлар пакетын тапшырганнан соң ике көн эчендә тиешле ярдәм акчаларын алырга мөмкин, дип билгеләп үтте Айдар Салихов.

Делегатлар белән төбәктә бизнеска гарантияле ярдәм тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар. Министрлыкка караган Гарантия фонды залог белән тәэмин ителмәгән кече һәм урта бизнеска кредитлар буенча поручительлек белән ярдәм итә. Ел башыннан Фонд 1,6 млрд сумлык 300 артык поручительлек биргән, җәлеп ителгән кредитлар суммасы 7 млрд сумнан артып китә.

«Быел гарантия оешмасы тарафыннан кризиска каршы «Ярдәм 2021» ташламалы продукты эшләтеп җибәрелде. Аның шартлары буенча поручительлекнең максималь суммасы 50 млн сумга кадәр җитә. Шул ук вакытта поручительлек биргән өчен комиссия бүләкләре стандарт белән чагыштырганда ике тапкырга – 0,5% кадәр кимегән, шулай ук 6 айга түләүне кичектереп тору мөмкинлеге дә каралган», – дип белдерде Татарстанның Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин.

Карачай-Черкес Республикасы делегациясе әгъзаларына шулай ук Татарстан эшкуарларының һәм үзмәшгульләрнең субсидияләрдән файдалана алуы, экспорт компанияләренә аерым шартлар бирелүе турында да сөйләделәр.

Очрашу азагында регионнар вәкилләре төбәкләрдә эшкуарлыкны үстерү буенча тупланган тәҗрибәләр белән алмашу зарурлыгын билгеләп үттеләр, бу бөтен ил территориясендә бизнес алып бару өчен бертигез шартлар тудырырга мөмкинлек бирә, шулай ук хезмәттәшлекнең алга таба планнары турында да фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International